Яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ
Хәбәрләр

Яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ

Яшь гаиләләр бар уңайлыклары булган яхшы квартирда яки үз йортларында яшәргә телиләр.

Россиядәге яшь гаиләләрнең 73 проценты күп катлы йортлардагы квартирда яши (ә 23 проценты — йортта, коттедж яки таунхауста). Алар арасыннан үз шәхси йортларында яшәргә теләүчеләр 2,9 мәртәбә күбрәк икән. 

Яшь гаиләләрнең 55 проценты үз торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар күзаллавынча, идеаль квартир 2-3 бүлмәле булып, аның гомуми мәйданы 80 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. 

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәгенең 8 апрельдә уздырган сораштыру-тикшеренүе шуларны ачыклаган.


Нет комментариев