Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыда – балалар Сабантуе

Мөслим районының Яңа Усы мәдәният йорты янындагы мәйданда авыл балалары өчен Сабантуй уздырылды.

1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан, Усы мәктәбе укучылары һәм авылдагы барлык балалар өчен оештырылган бәйрәм үзенә бик күп кызларны, малайларны җыйды.

Алар Сабантуйга хас булган барлык уеннарда да актив катнаштылар. Чи күкәй салынган кашыкны авызга кабып узыштылар. Чәчәкле зур капчыкларны киеп йөгерешү аеруча кызыклы булды. Алагаем зур капчыкларга икешәрләп кереп баскан малайларга бергәләп йөгерүе бер дә җайлы булмады: кайсыларыдыр йөгерә башлауга ук чирәмгә тәгәрәде; үҗәтрәкләре финишка барып җитәргә тырышты.

Узышта исә физкультура дәресләрендә йөгерергә яраткан җитезләр беренче килде.

Уеннар, ярышлар төрледән-төрле булып, катнашмаган бер генә бала да калмады. Җиңүчеләргә генә түгел, ярышта катаншучыларның барысына да бүләкләр өләшенде. Ә алары исә бәйрәм споносоры ярдәмендә алынган иде.

Сабантуй азагында балалар юмарт спонсорга һәм үзләре өчен шундый матур бәйрәм оештырган мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова белән китапханәче Альбина Романовага рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев