Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы кызы Галина гомере юлыннан җыр белән атлый

Галина Сабированы Чехословакия һәм Эстония тамашчылары алкышлый, ә портрет-картинасы Казан сәнгать галереясендә саклана.

Түбән Камада һәм Мөслим ягында Галина Сабирова исемен белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Яңа Усы авылы керәшене Иван Кондратьевның олы кызы, беренче кластта укыганда ук «Кыр казлары киткәндә»не җырлап, клубта утыручы дәдәйләрне, түтиләрне елаткан Галя гомере буе сәхнәдән аерылмый. Мәктәпне тәмамлауга ук, җырчы кыз Мөслим районы агитклубы җитәкчесе булып эшли. Чехословакиядә уздырылган халык иҗаты конкурсына да моңлы тавышлы Галинаны җибәрәләр.

Бу халыкара конкурста керәшен кызы Галина «Зиләйлүк» җырын башкарып, лауреат исемен яулап кайта. Җырчы Галинаны, төрле елларда, Чехословакия, Эстония, Ленинград һәм Мәскәү тамашачылары алкышлый.
Ә шулай да ул җыр сәнгатен түгел, ә медицинаны сайлый. Авыру әтисенә биргән сүзенә туры калып, 1979 елда Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Училище тәмамлаган Галина нефтехим берләшмәсе поликлиникасында 13ел шәфкать туташы булып эшли. Шәһәрдәге «Яшьлек» һәм «Ләззәт» ансамбьләрендә җырлый. Шул ансамбльләр белән, чит илләргә гастрольләргә дә баралар.


1987 елны җырчы Галина Сабировага багышлап, «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичә уздыра. Шул кичәдән соң, Галина Сабированың үз концертлары да оештырыла. Кемнеңдер җиңел кулы белән, «Түбән Каманың җырчы сандугачы» исеме бирелгән Галинаның концертлары, тамашачы таләбе буенча, өчәр-дүртәр кич рәттән кабатлап күрсәтелә башлый.
1996 елны ул чагындагы Техника йорты директоры Анатолий Богатырев җырчы карендәше Галина Ивановнаны керәшен фольклор ансамбленә җитәкче итеп чакыра. Галина ансамбльгә яшьләрне дә тарту, керәшен җырулары-биюләре өйрәнтүгә зур игътибар бирә. Районның керәшен авылларындагы Питрау җыеннары Галина Сабирова җитәкчелегендәге «Сүрәкә» ансамбленнән башка үтми. Ул ансамбль җырчыларын үз туган авылы Усыдагы бәйрәмнәргә дә алып кайта. Олы көнгә туры китереп, Техника йортында «Сүрәкә» ансамбленең зур концертын кую да матур бер традициягә әйләнә. Галина әле, бераз вакыт җирле керәшен оешмасы җитәкчесе дә була.
Хезмәтен югары бәяләп, 1998 елда аңа Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.


Әгәр теләсә, Галина профессионал җырчы да була алыр иде. Заманында Салават Фәтхетдинов иҗат эшчәнлеген бергәләп башларга чакырса да, талантлы җырчы Галя үзен гаиләсенә — ышанычлы ире Марска һәм яраткан кызлары Айгөлгә багышлый. 


Лаеклы ялга чыккан вакытына Галина Ивановнаның «Сүрәкә» ансамбленә җитәкчелек итүенә 16 елдан артып киткән була. Күңелендә җыр яшәгән шәфкать туташы Галина Сабирова — хәзерге вакытта «Милосердие» хезмәт күрсәтү үзәгендә культура чараларын оештыручы. Бу үзәктә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә ул үзенең җырулары белән дә, ягымлы сүзләре белән дә рухи көч бирә, ярдәм итә. «Милосердие»дә күптән түгел генә ял иткән җирле шагыйрә Фәнүзә Сабирова (фамилиядәше) керәшен кызы Галинага багышлап шигырь дә язган:

Таң сандугачы

Йөрәкләргә үтеп кереп,

Халык жыры агыла.

Сагышланган күңелләрнең

Кылларына кагыла.

 

Җаныңдагы ул моңнарны

Алдың икән кайлардан?

Әллә туган якларыңда

Үскән бөдрә таллардан?

 

Ыкның дулкыннары микән

Күңелеңә салган жырын?

Ал таңнарның, шәфәкъләрнең

Җыйгансың бөтен нурын.

 

Сөйкемле сөягең бардыр,

Ягымлы һәрчак йөзең.

Җанга дәва булып ята

Сөйләгән һәрбер сүзең.

 

“Атказанган” исемеңне

Көн дә биреп торырлык.

Таңның җырчы сандугачы,

Син бит безнең горурлык.

 

Тынмасын әле моңнарың,

Агылсын заллар тулып.

Назга сусаган җаннарга

Ягылсын шифа булып.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Галина безнең Түбән Кама йолдызы ул! Уңышлар телибез!