Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы балалары «Кояшлы Ык»та экскурсиядә булдылар

Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучылары бу уку елының соңгы көнен Ык буенда уздырдылар.

Башлангыч класслар укытучысы Роза Петрова уку елы тәмамлану уңаеннан, балалар өчен күңелле экскурсия оештырды. Аңа ата-аналар һәм, шулай ук, башка класс укучылары да кушылды. Экскурсия өчен, Роза Николаевна район үзәге Мөслимне һәм аның янәшәсеннән ага торган Ык елгасы ярындагы ял һәм күңел ачу мәйданын сайлады. Балалар бу тәкъдимгә шатланып ризалаштылар. 

Чөнки район үзәге Мөслим яныннан ага торган Ык елгасының яр буена, хәтта, чит ил туристларын алып килсәң дә, йөз кызарырлык түгел. Заманында, әле Рамил Муллин Мөслим районы башлыгы булып эшләгәндә, ул Мөслимне Европа илләре дәрәҗәсендәге мәдәният һәм ял үзәгенә әйләндерүгә зур көч куелды. Район үзәге Мөслим авылының ындыр артыннан ук, бормалана-бормалана аккан Ык елгасына параллель рәвештә, озын чакрымнарга сузылган канау-елга казылды. Ык елгасы белән шул ясалма кушылдык арасындагы мәйдан төзекләндерелеп, халыкның яраткан ял урынына әйләндерелде. Велосипед юллары, җәяүлеләр сукмаклары, балалар уен мәйданчыклары, спорт корылмалары көйләнде. Ык елгасының ясалма кушылдыгындагы көзгедәй ялтырап яткан чиста судагы суүсемнәр арасында балыкларга кадәр йөзеп йөргәнен күреп, гаҗәпләнерлек иде. Сүз уңаеннан, хәзер инде Рамил Хәмзевич Түбән Кама районын җитәкли. Шул шәһәр мэрларыннан, керәшен авылы Чәбиядән калган зиратта районкүләм өмә оештырган һәм үзе дә турыдан-туры катнашкан иң беренче җитәкче булды ул (бу хакта «Туганайлар» газетасында язылды).

Яңа Усы мәктәбенең башлангыч класс укучылары май аеның кояшлы матур бер көнен әнә шул «Кояшлы Ык»та уздырдылар. Табигатьнең иң гүзәл урынында, саф һавада, берсеннән-берсе кызыклырак тоелган уеннар уйнадылар, таганда атындылар.

Соңыннан Мөслимнең истәлекле урыннарын карап, кафеда сыйландылар. «Кояшлы Ык»та алган тәсирләр нәтиҗәсендә, алар җәйге каникулга таралдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев