Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова: «Үзебезне районыбызга, башкалабызга таныта алдык»
Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова эшләнгән эшләре турында сөйләде.
— Гаилә елы булган 2024 ел узып бара. Ныклы гаилә — җәмгыятебезнең тотрыклыгы, ышанычы, өмете һәм киләчәге дә! Бәхетле гаиләдә бәхетле кешеләр яши, бәхетле балалар үсә. Безнең өчен бу ел бик уңышлы булды.
Беренчедән, #мөслимкерәшеннәре исеме астында, без үзебезне районыбызга, башкалабызга таныта алдык. Үз тарихыбыз, йолаларыбыз, милли ризыкларыбыз һәм киемнәребез, гадәтләребез белән таныштырдык. Икенчедән, «Усыкай буйлары» ансамбле белән берлектә, Халыклар дуслыгы ассоциациясенең 50 мең сумлык Грантына ия булдык. Бу акчага милли костюмнар тегәргә тукымалар алынды. Өченчедән, авыл җирлекләренә бирелә торган 2 миллион сумлык Грантка да ирешеп, өр-яңа тракторлы булдык.
Үзара салым акчасы быел икеләтә кимеде. Шулай да, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч тормышта арадан киткән ветераннар истәлегенә Яңа Усы авылында салынган һәйкәлнең тирә-ягына брусчатка җәйдереп калдык. Акчаның калган өлеше тракторга өстәмә түләүгә тотылды.
2024 елда үзара салым акчасын кеше башыннан 700 сумнан җыйган идек. Халык җыены 2025 елга үзара салымны 1000 сум итеп билгеләде. Бу акчаны юл һәм электр утын карауга, тракторга җайланмалар алуга, чишмәләрне төзекләндерүгә тотарга уйлыйбыз.
Киләсе елыбыз имин, тыныч һәм тагын да уңышлырак булсын! Гаилә учаклары, җәмәгать учаклары сүнмәсен-сүрелмәсен, янып, дөнҗаны җактыртып торсын, дип, теләкләремне үзебезчә җиткерим әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев