Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел маҗарасы: бәйрәм төнендә — тунсыз

Әлеге хәл турында Галина Иванова сөйләде.

Илдә үзгәреш җилләре искән елларда булды бу хәл. Яңа ел бәйрәмен шәһәрдә яңарак кына ачылган ресторанда билгеләп үтәргә булдык. Хуҗасы да таныш кеше — ике оешма арасында хезмәттәшлек урнашкан. Ресторанның егерме генә кешелек аерым залы да бар. Зур залдагылар белән бер-береңә комачауларык түгел, аерым ишектән дә йөрергә була.

Табында затлы кабымлыклар алышынып торды, музыка тынмады. Бии-бии аяклар арып бетте. Әйтәсе теләкләр әйтелде, әллә күп сөйләүдән, әллә артыграк сыйланудан телләр бәйләнә башлады. Сәгать уклары төн уртасына авышты. Бик күңеле бәйрәмнең дә ахыры була, без дә таралышырга уйладык. Бәйрәм буе кулыннан чәркәсен төшермәгән Михаил, әле башланган гына затлы эчемлек шешәсеннән күзен алмаган килеш, кыйммәтле фикерен җиткерде: «Хуҗага рәхмәт әйтмичә, кузгалдым юк. Безне монда Галя алып килдеме? Шул алып килде. Хуҗага кереп, барыбызның да рәхмәтен әйтергә кирәкме? Кирәк. Әйдә, Галя, тиз генә урап чыгабыз».Башкалар да, «рәхмәт әйтмичә китәргә ярамас» дип, баш селкештеләр. Чыжым баганасыдай биек Михаил торып басты. Басуын басты, тик гәүдәсе каты җилдә тибрәнгән тирәктәй чайкала. Чәркәдәге әрмән коньягы чайпалып, ак күлмәге буйлап акты. Аны тотып, урынына утырттылар. 

Башкалар киенеп, урамда көтеп торырга булдылар. Ваняга «әйдә, бергә керик» дип әйтеп карадым. Ә ул безнең янәшәдә утыручы хисапчы белән «юл аягы»на чәкештереп, чәркәсен авызына каплады да, үзең генә кер, дигәндәй, кул гына селтәде. Бер оешмада ничә еллар бергә эшләп, беркайчан да миңа ярдәмгә ашыкмады. Аңа ачу белән карап алдым да, эчке ишекне ачып, зур залга чыктым. Кырыйлап үтеп, хуҗа кабинетына таба атладым. Кабинет бикле иде. Шунда гына вакытның соң икәне башыма барып җитте. Борылдым. Тагын зал аша үтәсе, ә анда зур предприятие бәйрәм итә. Үзебез утырган кече залга таба атлаганда, артымда «Галя, синме бу?!» дигән тавыш ишетелде. Мәктәптә бергә укыган, шактыйдан күрешмәгән классташ! Чыгарылыш кичәсендә мәктәп залын тутырып вальска бөтерелгән идек. 

«Галя, әйдә, бер генә вальска әйләник», — дип, кулымнан җитәкләп музыкантлар өстәле янына алып китте. Тегеләргә иелеп нидер әйтте. Залда безнең яшьлек көе таралды. Әллә кич буе капкалап утырган шампан шәрабы, әллә бәйрәм хисе... Үзем дә сизмәстән, классташ белән вальс көенә җиңел генә әйләнеп киттем. Бер көйне икенчесе алмаштырды, ә без бөтерелдек тә, бөтерелдек. Бәйрәм итүчеләр тәмам тамаша караучыга әйләнде, әле бер яктан, әле икенчесеннән, «Танго!», «Фокстрот!» дигән сүзләр ишетелде. Музыка алмашынган саен, хәрәкәтләребез кызуланды. Күпме биегәнбездер, музыка тынып калгач, йөрәгем «жу» итеп китте. Безнекеләр мине урамда көтә бит! Тиз генә саубуллаштым да, үзебезнең залга йөгердем. 

Беркем дә калмаган. Элгечтәге туным да юкка чыккан. Кышкы итекләрем генә тора. Урамга чыга торган ишекне ачтым, суык тәнне куырып алды. Төнге урам да буш. Якындагы бәйрәм чыршысы утлары гына төсле күзләрен кыскалый. Нишләргә? Кесә телефоннары юк чак әле. Ресторан хезмәткәрләре такси чакыртты. Ярый әле, кесәдә ачкыч бар.

Такси рулендәге картрак кына ир миңа сәер генә карап куйса да, бер сүз дә әйтмәде. Кайтып туктагач, көтеп торырга куштым да, акча алып чыгарга өйгә йөгердем. Элгечтә ни минем, ни Ваняның туны юк. Ә ул үзе кайда икән? Бишенче кат баскычыннан йөгереп төшеп, йөгереп менгәндә, башымда шул уй гына булды. Йокы бүлмәсендә дә, залда да Ваня күренмәде. Гырлаган тавышы гына ишетелә. Караңгыда кармаланып эзли торгач, тәки таптым. Зал түрендә бизәп куелган чыршы янында йоклап ята. Өстен дә сламаган, ә минем тун — баш астында.

Иртәгәсен Ваня берни дә хәтерләми иде. Мин дә үземнең кайчан кайтканымны әйтеп, сүз озайтып тормадым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев