Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында яшәүче иң өлкән хатын-кыз өйдән чыкмыйча тавыш бирде.
Яше җитеп сайлауларда катнашырлык булгач, Федора Канзафарова бер генә сайлау кампаниясен дә калдырмаган.
«Россия Президентын сайлауда катнашу өчен ул өйдә тавыш бирү хокукыннан файдаланды. Сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре пенсионер янына килделәр. Федора Александровна күптән түгел 98 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олы яшьтә булуына карамастан, Федора түти үз тормышындагы барлык сайлауларны хәтерли. «Мин туган илемнең язмышына битараф була алмыйм. Сайлауда катнашырга диелгән икән, мин анда катнашамын», ди ул», — дип сөйләде Яңа Балыклы клубы методисты Наталья Васильева.
Фото: Татьяны Кучумовой
Нет комментариев