Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күл мәдәният йортында «Гаилә шашкасы» турниры узды

10 августта Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында «Зур гаилә ял көннәре» проекты кысаларында «Гаилә шашкасы» турниры узды.

Шашка - һәркемнең яраткан өстәл уены. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә.


 “Ярышлар мавыктыргыч үтте, һәр уенчыны хәл итү юлларын эзләргә, максатчанлык, чыдамлык һәм уйларга теләк күрсәтергә мәҗбүр итте. Әниләр, балалар, әбиләр уенга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар. Шашка уйнау - гаиләдә аралашу өчен менә дигән сәбәп, ул үзара аңлашуны, ата-аналар һәм балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә”, - ди Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

 

 

фото авыл мәдәният йортыннан.

 Заинск-информ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев