Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге үзәктә Лаеш керәшеннәре декадасы башлана

19 - 29 февраль – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәре декадасы дип игълан ителде!

Я.Емельянов исемендәге үзәк группасында айлыклар кысаларында төрле район керәшеннәре турында кызыклы мәгълүматлар, фото, видеолар урнаштырыла. Алда торган Лаеш районы декадасы уңаеннан, Җырчы Җәкәү җорты хезмәткәрләре Ташкирмән авылына барып, уха пешерү буенча мастер-класс та төшереп кайтты. Лаеш районының керәшен авыллары турында да язып чыктылар алар.

Лаеш районы табигатьнең гүзәл бер почмагында, Куйбышев сусаклагычы яры буенда урнашкан. истәлекле урыннарга бай. Биредә Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы урнашкан.

Лаеш районы — авыл хуҗалыгы районы. Районда игенчелек, кошчылык, ит-сөт терлекчелеге тармаклары алга киткән.

Лаеш районында 1 шәһәр, 23 авыл җирлеге һәм аларга кергән 68 торак пункт исәпләнә.Шул авыллар арасында керәшеннәр төпләнеп яшәүче ике авыл — Ташкирмән һәм Мирәтәк авылы бар.

#ЛАЕШКЕРӘШЕННӘРЕ Казан арты керәшеннәре этнографик группасына карый. Лаеш районында керәшеннәр төпләнеп яшәүче ике генә авыл булса да, аларны легендар авыллар дип атарга була. Бу авылларның тарихы Бөек Болгар, Алтын Урда дәүләтләре чорына барып тоташа.

Бүгенге көндә Лаеш районы Ташкирмән авылында «Көмеш» балалар фольклор ансамбле уңышлы гына иҗат итеп килә. 2022 елга кадәр Ташкирмән авылы мәдәният йорты каршында «Сүрәкә» халык керәшен фольклор ансамбле дә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев