Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк балалар өчен бәйрәм әзерли
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк балалар өчен бәйрәм әзерли

22-24 декабрь көннәрендә балалар өчен «Сихри чыршы: могҗизалар иленә сәяхәт?» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булачак.

Тиздән, көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре башлана.  Җырчы Җәкәү йорты елдагыча балалар өчен кызыклы Яңа ел тамашасы әзерли. 

Нәниләрне спектакль, мастер-класс, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Сихри чыршы янында нинди генә могҗизалар булмас... 

Тамашага алдан язылу мәҗбүри.

Белешмәләр өчен телефон: +7-905-317-28-98 (Лиана Валерьевна)

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк (Казан шәһәре, Худяков урамы, 11 йорт)


Нет комментариев