Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре балалар өчен мастер-класс үткәрделәр
Павел Александров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә балалар өчен «Этнодәрес» дип исемләнгән мастер-класс үткәреп кайттылар.
Мастер-класс Идел буенда күп гасырлар дәвамында төпләнеп яшәүче халыклар белән танышудан башланып китте. Аннан балалар 3 төркемгә бүленеп керәшен биюе, сөйләм осталыгы һәм думбра буенча мастер-классларда булдылар.
«Безне әлеге мастер-классны үткәрергә чакырганнары өчен Чистай шәһәренең 2 гимназиясе коллективына һәм Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе Алексей Тихонович Ефимовка олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Балаларга мастер-класс ошаган дип ышанып калабыз», — дип сөйләде мәдәни үзәкәк хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев