Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Һава торышы үзгәрә: яңгыр, көчле җил һәм юеш кар

22-24 октябрьдә Татарстанның барлык районнарда яңгыр, томан, секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Шул ук вакытта көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, иртәгә – 22 октябрьдә республика төньяктан үтеп кергән циклон йогынтысында калачак. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә урыны белән томан, һава температурасы 0…+5 градус. Көндез алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә җил, һава температурасы +9…+14 градус чикләрендә тирбәләчәк. 

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 23-24 октябрьдә Татарстан төньяк циклоны йогынтысында калуын дәвам итәчәк. 23 октябрьдә көндез +8….+13, төнлә +3…+8 градус, янә аз гына яңгырлар явып үтәчәк. 24 октябрьдә барлык районнарда явым-төшем көтелә. Көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Көндез бераз салкынайта: +6…+11 градус. Төнлә +3…+8,.. Җомга һәм шимбә – 25-26 октябрьдә урыны белән яңгыр, юеш кар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2…+7 градус, төнлә 0…+5 градус күрсәтәчәк. Россия Гидрметеоүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава температурасы октябрь азагына кадәр климат нормасыннан югарырак булачак. Бу чор өчен республикада тәүлеклек уртача температура норма буенча +2 градус, Казанда +2,4 градус булырга тиеш.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев