Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Һәр яз өчен рәхмәт». Надежда һәм Александр Игнатьевлардан бәйрәм бүләге

3 май көнне Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә “Һәр яз өчен рәхмәт”дигән исем астында концерт узачак.

Бу тормышта истәлекле даталар шактый, аларның һәрберсен истә тотарга, лаеклы билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне безнең өчен шундый вакыйгаларның иң зурысы.

3 майда Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә талантлы карендәшләребез, бертуганнар – Надежда һәм Александр Игнатьевлар концерты узачак. “Һәр яз өчен рәхмәт!” исеме астындагы әлеге концерт Җиңү көненә багышланган.

Александр Игнатьевны "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле солисты буларак белсәк, Надежда – классик музыка белгече, укытучы, рәссам, быелгы Шаляпин стипендиясе лауреаты.

Концертта, шулай ук, яшь артистлар Марсель Гафиев, Татьяна Железных катнаша.
Александрның кечкенә кызы Ева Игнатьева җыр башкарып һәм шигырь сөйләп куандырачак.

Концертта сугыш елларының яраткан җырлары, Бөек Җиңүгә багышланган җырлар, халык җырлары яңгыраячак.

Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев