Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) истәлегенә

Бүген, 6 сентябрь көнне, күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Григорий Васильевич Родионов (Гәрәй Рәхим) арабыздан китте

— Тормышымнан канәгатьмен, — ди Гәрәй абый. — Мин, хәйләкәр керәшен, яшь хатынга өйләндем. Һәм моңа беркайчан үкенмәдем.

— Иҗат белән һаман шөгыльләнәсезме?
— Әлбәттә. Прозаны да, драматургияне дә ташламадым. Шигырьләр язам. Китаплар чыгару белән шөгыльләнәм.

— Чын исемегез ничек?
— Родионов Григорий Васильевич. 1963 елда Хәсән Туфан: “Рус фамилиясе белән татарча язгач, үз укучыларыңны таба алмыйсың. Исемеңә карап, сине русча яза, тәрҗемә итә дип уйлаячаклар. Иң хәерлесе — тәхәллүс (псевдоним) алу”, — диде. Шуннан Гәрәй Рәхим булып иҗат итә башладым.

Гәрәй абый бик тә мунча керергә яраткан.
— Мунчаны тәмен белеп керәбез, — диде ул. — Тәмле ис таралсын өчен, алма, чия ботагы да ягам. Аны әкрен генә яндырам. Шуннан кычыткан, имән яфрагы, ак әрем (хуш исе бөтен мунчага тарала), мәтрүшкә, бөтнек кушылган каен себеркесен сәгать ярым салкын суда тотам. Себерке пешергән суны түкмәскә, коенырга киңәш итәм. Коенганда аякларга да эләксен өчен таз эченә басарга кирәк. Сөлге кулланмыйбыз, тән үзе кипсә, шифасы күбрәк. Каен себеркесе суы тирегә файдалы. Үлән суы белән коенуны гадәткә кертергә кирәк.
— Бу кадәр белгәч, бер дә чирләмисездер?
— Чирлим. Баш миендә шеш бар. Хәзер аяклар да начар хәрәкәтләнә. Картлык баса. 79 яшь бит...

Эльмира СӘЛАХОВА.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев