"Бәрмәнчек" ансамбле карантинда
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле 13 январь көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы белән яңа концерт сезонын ачкан иде. Тамаша премьерасы аншлаг белән узды.
Янәдән “Гөргөри кияүләре +" тамашасы 20 апрель Г.Камал театрында куелырга тиеш иде. Коронавирус карантины аркасында, тамаша билгесез датага күчерелде, дип хәбәр итә ансамбль җитәкчелеге.
Шулай ук, 20 март көнне Зәй, 21 март көнне Түбән Камада узарга тиешле спектакльләрнең дә датасы үзгәрде. Төгәл көнен соңрак хәбәр итәрбез.
Нет комментариев