Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гороскоп: Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә икән?

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Күп нәрсә сез планнаштырганча бармас, уйламаган җирдән вак-төяк мәшәкать килеп чыгар. Ләкин сез бернигә карамыйча үз дигәнегезне эшләячәксез һәм теләгегезгә ирешәчәксез дә. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Кайчандыр башлап ташланган эшләрегезне «казып чыгарып» тормышка ашырырсыз. Үзегезне «ватмагыз», сәламәтлек ягын кайгыртыгыз. Бер-ике көн эчендә айлык эшне эшләп, бөтен кешене шаккатырырсыз. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Бөтен нәрсә сезнең ачуыгызны чыгара, юктан гына тирә-юньдәгеләргә бәйләнәсегез килеп тора. Үзегезне кулда тотыгыз, авыр сүз әйтеп бер гаепсезгә кешене үпкәләтеп куюыгыз бар. 

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Бу шәхси мөнәсәбәтләргә дә, эшлекле мөнәсәбәтләргә дә карый. Акча мәсьәләсендә дә борчылмагыз.

Арыслан (23 июль — 23 август)  
Буш хыяллар дөньясында, иллюзияләрдә яшәмәгез, тормышка аек акыл белән карагыз дип киңәш итә йолдызлар. Хәл ителер әле дип, агым уңаена куелган проблемалар үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь) 
Кайбер вакыйгалар сезгә ошап бетмәсә дә, ахырдан аларның сезнең файдага булуы ачыкланыр. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) 
Күптән эшләп оныткан яхшылыгыгыз көтмәгәндә үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр. Һич уйламаганда, кисәк кенә профессиягезне алыштырып кую ихтималы зур. Беркемне дә тыламагыз, үзегезчә эшләгез. 

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) 
Сездә таулар күчерерлек дәрт-дәрман бар. Шуннан файдаланып калыгыз. Якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы зур, телегезне тыярга тырышсагыз, үзегез өчен яхшырак булыр. 

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)  
Ешрак инициатива күрсәтергә тырышыгыз: эштә дә, гаиләдә дә, дуслар арасында да. Яңа танышларыгызга тиз генә ачылып китмәгез, беренче тәэсир дөрес тә булмаска мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)  
Муеннан эшкә чумарсыз. Ләкин аңа да карамастан ял итәргә дә, дусларыгыз белән аралашырга да вакыт табарсыз. Сез — игътибар үзәгендә. Авызыгыздан чыккан идеяләрне элеп алырга гына торалар. 

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)  
Яраткан кешегез белән ике арада туган аңлашылмаучанлык аркасында салкынлык барлыкка килүе бар. Мөнәсәбәтләрне вакытында җайлау төзәтеп булмый торган хаталарны булдырмый калдырыр. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез. Максатларыгызга ирешер өчен уңайлы форсаттан файдаланырга оялмагыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев