Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гороскоп: 2025 елда керәшеннәрне нәрсә көтә?

Кытай календаре буенча, 2025 ел — Яшел агач елан елы. Астрологлар фаразынча, 2025 ел гороскоптагы 12 билге (кешенең туган ае буенча) өчен дә зур үзгәрешләр, мөһим карарлар елы булачак.

Кучкар. Көннәрегезне ничек уздыруыгызга игътибар итәр вакыт җитте. Акча мәсьәләсеннән башлап, барысын да җайга салырга кирәк. Кучкарларның кайберләренә елның беренче яртысында өйдән торып эшләргә туры киләчәк. Әмма баштан эшкә чумып, гаиләне онытмаска. 
Апрель аенда финанс мәсьәләсе бар вакытыгызны алыр, аны хәл итүдә башкалар белән бергә эш итү отышлы. Акча артыннан куып, тиешеннән артыгын эшләргә тырышмагыз, эшләп тапканыгызны соңыннан сәламәтлекне ныгыту өчен тотарга туры килүе бар. Хезмәт баскычыннан югары күтәрелү өчен иң яхшы айлар — май һәм август. 

Җәй көне, кинәттән генә, яраткан кешегез белән ике араны өзү теләге туар. Ниндидер карарга килгәнче, бер түгел, өч кат уйлагыз. 

Үгезбозау. Эш белән шәхси тормыш арасында урталык табырга тырышыгыз. 2025 ел —озаккка сузылган үзгәрешләрнең тәмамлану елы да. Апрель һәм май — акылны эшкә җигү, түземлелек таләп ителә торган проектлар белән шөгыльләнер өчен яхшы. Үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртканда, туганнар, ерак кардәшләр, күршеләр белән бәхәс һәм ызгыштан сакланыгыз. Август һәм сентябрьдә эш белән шәхси тормыш арасындагы тигезлекне саклагыз. Эштә бөтерелеп, үзара мөнәсәбәтләрдәге мөһим нәрсәләрне күз уңыннан ычкындырмагыз. Ноябрьгә таба үз партнерыгызда сезне аек карарга этәргән күңелсез нәрсә ачылырга мөмкин. Үгезбозаулар, гадәттә, җаваплылыктан, язмышны үзгәртә торган карарлар кабул итүдән сакланырга тырышалар. Хәлне төптән уйлап, дөрес карарга килегез.

2025 елда сәламәтлеккә игътибар итегез. Аеруча, яз айларында. Үгезбозауларга диета беркайчан да ярдәм итми, түземлеге дә бер атнадан артыкка җитми. Югалткан гәүдә авырлыгын бик тиз арада һәм артыгы белән җыю куркынычы бар. Ялгызларның үз парын табуы өчен яхшы ел, язмыш язган очрашуны кулдан ычкындырмагыз. 

Игезәкләр. Хыянәттән һәм комарлы-азартлы уеннардан сакланыгыз. Апрель аенда сынаулар килсә, ярдәм сорап, хезмәттәшләрегезгә яки якыннарыгызга мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Елның беренче яртысында хезмәт баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге булса да, октябрь азагында билгеле бер кыенлыклар килеп чыгуы бар. Аларны тиз арада хәл итә алырсыз, тырышлыгыгызны җитәкчегез дә күрер һәм бәяләр.
Май һәм июль айларында якыныгыз белән ике арада аңлашылмаучанлык туарга мөмкин. Сабыррак булсагыз, бар да җайланыр. Игезәкләргә үз парына хыянәт итәргә һәм аннан акчасын яшереп калырга ярамый. Барысы да фаш булачак, парыгызның сезгә бер тамчы да ышанычы калмаячак.

Елның икенче яртысы күп уңыш һәм акча китерер, әмма акчаны юкка-барга туздырмагыз, кыйммәтле әйберләр сатып алудан, чит җирләргә сәяхәттән дә тыелып торыгыз. Бурыч, штраф түләвегез яхшырак булыр. Акчаны ишәйтәм дип, комарлы уеннарга кереп китүдән сакланыгыз, ул яхшыга илтми.

Кысла. 2025 ел бераз авыррак булса да, барысын да җиңеп чыгарсыз. Якыныгыз белән ике арадагы мәсьәләне хәл итәрсез, эш урынын алмаштыруыгыз да бар. Әмма аның өчен бар нервны бетерү мәҗбүри түгел, барысына да аек акыл белән карап, дөрес карарга килегез. Эштәге һәрбер үзгәрешне шәхси үсешегез, пофессиональлекне арттыру мөмкинлеге дип кабул итегез. Эшмәкәр булсагыз, ел башында көндәшләрегез бик каты басым ясар, әмма ул сезне тагын да көчлерәк итәр. Алар белән ызгышудан гына сакланыгыз.

Елның икенче яртысында түләве хезмәт хакы күбрәк булган вазифа өчен тырышырга туры килер. Тыйнаклыкны онытып торсагыз гына уңышка ирешерсез. Артык беркатлыланып, хезмәттәшләрегезгә уйларыгызны ачып салмагыз, аеруча көзге айларда. Дус булып уйнаган кайберәүләрнең сез сөйләгәннәрне үзегезгә каршы куллануы бар. Бигрәк тә сентябрь башында сак булыгыз.

Арыслан. Шәхси үсеш елы. Максатка ирешү өчен барлык мөмкинлектән дә файдаланыгыз.

Парлыларның үзара мөнәсәбәте катлауланырга мөмкин. Бер-берегезнең кадерен белсәгез, сынаулар арагызны ныгытыр гына. Ике арагыз көйләнмәсә дә борчылмагыз, барысы да үз җае белән барсын. Әгәр дә гел шул хакта уйлап йөрсәгез, игътибарсызлык аркасында ялгышлар җибәрүегез, моның эшегезгә начар йогынты ясавы бар, шуны онытмагыз.

Начар кәефне, борчулы хисләрне эштәгеләргә сиздермәгез. Җәй азагы эш урыныгызны алмаштыру өчен яхшы.

Кыз. Январь-февральдә күңел тетрәнүләре кичерүегез, аның сәламәтлеккә начар тәэсир итү куркынычы бар. Шунлыктан чираттагы ялны яз аенда алырга тырышыгыз. 

Шәхси тормышыгызда барысы да тотрыклы. Ялгызларны мавыгулар көтә, әмма ул озакка бармаячак. 

Август һәм сентябрьдә эш урынында көтелмәгән кыенлыклар килеп чыга калса, барысын да уйлап эш итә белүегез аларны җиңәргә ярдәм итәр.  2025 елда акчагызны вак-төяккә туздырмагыз, хыялыгызда йөрткән олы бер әйбер алуны максат итеп куегыз. Ул акчаны әрәм-шәрәм итмәскә ярап куяр. 

Үлчәү. Ызгышлардан качарга тырышыгыз. Март һәм апрель якын кешегез белән мөнәсәбәтләрне ачыклар өчен уңайлы. Авыр чакта якыныгызга терәк булырга тырышыгыз. Әгәр дә ике арагыз нык булмаса, араларны өзәргә дә була, әмма соңыннан үкенергә туры килмәсен.
Җәй көне шәхси тормышыгыз вакыйгаларга бай булыр, әмма эш турында да онытмагыз. Бу чорда эшкә күңел бирсәгез, уңышка ирешерсез. Эш урыныгызны алмаштыруыгыз да бар. 

Июнь-июль айларында финанска кагылышлы мәсьәләләрне күз уңыннан яздырмагыз. Сентябрь аенда үзегез хыялланган һәм мөһим булган нәрсәләрне, үзегезгә ошаган әйберләрне сатып алу өчен күбрәк акча эшләүгә игътибар юнәлтегез,

Чаян. Эштә куйган максатларга ышанычлы адымнар белән атларсыз. Хезмәттәшләргә көндәш итеп караудан туктап, бергәләп эшли башларсыз. 

Мәхәббәт мәсьәләсенә килгәндә, әгәр ялгыз икәнсез, август аенда сезнең авыр холкыгыздан куркып калмаучы кеше очравы мөмкин. Парлыларның ике арасы ныклыкка сыналачак. 

Көзге айларда юлыгызда инде үткәннәрдә генә калган кешенең очравы бар. Мөнәсәбәтләрне яңартканчы, иң элек, ни өчен аерылган булугызны искә төшереп, аек акылны эшкә җигегез. 

Аның каравы, җәй көне танышкан кешеләр хезмәт баскычыннан күтәрелүегездә мөһим роль уйнаралар.

Укчы. «Мәхәббәт өчпочмагы»ннан сакланыгыз. Акча туздыруда чик-чама югалтмагыз. Бу билге астында туган кешеләрнең кайберләре чәчәктән чәчәккә кунучы күбәләкне хәтерләтә. Ә сезнең исә көзен үз кешегезне очрату мөмкинлегегез зур, аның белән бәхетле гомер кичерү теләгегез тормышка ашамы-юкмы, анысы үзегезгә бәйле. 

Эш урынында гаиләле кешеләр белән мәхәббәт уеннарыннан сакланыгыз, Юньлегә илтмәячәк. 
Көзге чор дусларыгыз арасыннан да кемнең кем икәнен күрсәтер. Сезгә көч биреп, яңа биеклекләргә рухландырып торсалар да, кайберләре авыр чагыгызда аяк чалырга мөмкин.

2025 елда кыюлыгыгыз һәм ачы дөреслекне дә җайлап кына җиткерә белү сәләтегез бик тә ярап куяр.

Кәҗәмөгез. Үзгәрешләр булганын көтеп, тыныч кына читтә утырмагыз, дилбегәне үз кулыгызга алыгыз. Январьнең беренче көннәреннән үк үзгәрешләр өстендә эшләгез, алар тормышыгызны яхшыртуга китерер.

Февраль һәм мартта бик каты эшләргә туры килсә дә, ул хезмәт хакы артуга китерер. Эш урынын алыштыру да отышлы булып, үзегезне ышанычлырак хис итәрсез.

Гаиләле булсагыз, янәшәгездәге парыгызны бар җитешсезлекләре белән кабул итәргә өйрәнегез. Ялгызларны елның беренче яртысында вакытлы мавыгулар көтә. 

Финанс ягыннан да ел уңышлы булырга ошый. Үзегезнең саксызлык аркасында, августта гына зур суммада акча югалтуыгыз бар. Ә декабрь ае табыш китерер.

Сукояр. Кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне сынау елы булып, кемнәрнең сезгә файда китерүен, ә кайсыларының энергиягезне алып бетерүен ачыкларга туры килер. Көнчел дуслар белән аралашудан туктап, шатлык кына китерүчеләр белән дуслашсагыз, яхшырак булмасмы? 

Җәйге айларда үзегезнең шәхси эшегезгә керешә аласыз. Аерым бер рамкалар һәм чикләүләрне үз эченә алган эш — сезнең өчен түгел, ди йолдызлар. Үзегезне дәртләндерә торган шөгыль һәм күңелегезгә ошаган эш уңышка юл ачар.

Ныклап уйламыйча, беркемгә дә буш вәгъдә бирергә ашыкмагыз. Июльгә кадәр булган барлык бурычларыгызны түләп бетерегез, елның иекнче яртысында финанс кыенлыклары килеп чыгып, аңың өчен акча арттыра алмавыгыз да бар.

Сентябрьдә акча югалтудан аеруча сак булыгыз, мошенник-алдартазларга ышанмагыз. Телефоннан таныш булмаган кешеләр шалтыратсалар да, бекремгә дә социаль челтәрләрдәге аккаунтларыгызның парольләрен хәбәр итмәгез. Телефоныгызны һәм ноутбукны теләсә кайда калдырып йөрмәгез. 

Балык. Көннең-көнендә сигез сәгатьлек ялыктыргыч эштән туеп, барысын да ташлап, иҗатка гына чуму теләге уяныр. 

Мондый үзгәрешләр өчен иң яхшысы — яз. Әгәр дә элекке эш урыныгызда калсагыз, ел азагына, бәлки, табышны арттырырдай мөмкинлек туар. Берничә ел уйлап йөргән планнарыгызны февраль-август айларында тормышка ашыра алырсыз.

Май ае квартира, йорт, дача сатып алу яки ремонт ясау өчен яхшы. Җәй көне күңелле очрашулар, дуслар белән җыелу, туганнарыгыз белән бергәләп сәяхәт итү сезгә яңа көч өстәр. Сентябрь азагында сезнең тормышта 10 еллык яңа цикл башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев