Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөмбәчеләргә түбәндәге киңәшләребез дә ярдәм итәчәк

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Нина Фадеева үзенең балалары һәм оныклары белән гөмбәгә барган.

Гөмбә җыярга яратучыларга ул үзенең берничә киңәшен җиткерә.

–Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәне белеп җыю һәм тиешенчә эшкәртү осталык таләп итә. Юлга чыгар алдыннан якыннарыгызга үзегезнең гөмбә җыйган урынны һәм бару вакытын төгәл әйтегез. Урманга барганчы, җирлекне карта буенча тулырак итеп өйрәнегез. Таныш булмаган урманнарга бармагыз. Әгәр эчкәрәк керергә уйласагыз, үзегезнең маршрут буенча тамга салып калдырыгыз. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә яки җитди чирләре булган кешеләргә озатып йөрүчедән башка гына барырга рөхсәт итмәгез.

Гөмбәгә барганда кирәк-ярак алу да мөһим. Хәтта кичкә кайтырга ниятләсәгез дә, үзегез белән компас, фонарь, шырпы, су, бозылмый торган азык-төлек, тоз, полиэтилен алу зарур (соңгысы арыганда утырып торырга да ярап куячак). Кесә телефоныгызны һәм туристлык навигаторын алыгыз. Кием озын җиңле һәм балаклы, өстәвенә, ерактан күренеп торырлык ачык төстә булырга тиеш. Бөҗәкләрдән саклану өчен киемне һәм ачык тәнне репеллантлар белән эшкәртегез, аларны үзегез белән дә алыгыз.

Гөмбәне ашарга яраксыз агулы булганнарыннан аера белгәндә генә җыярга киңәш ителә.

.Әгәр сезгә күгәрек белән капланган, кортлы яки “карт” гөмбә очраса, аны алмавың хәерлерәк.

Әгәр салкын булса, урманга баруны киләсе сезонга кадәр кичектереп тору яхшырак.

Машина һәм тимер-юл кырыйларындагы “уңыш”ны җыю, шулай ук, тыела. Чөнки гөмбә ул губка сыман, радиоактив һәм авыр металлны үзенә сеңдерә.

Гөмбә черемәсен өчен, аны җя торган савытның аскы өлеше һава үткәрүчән булырга тиеш.

Яңа гына гөмбә җыя башлаучыларга шуны истә тотарга кирәк: иртүк барырга һәм көндезге сәгать 11дә өйгә кайтырга чыгу зарур.

Шикле гөмбәләргә кагылмавың хәерлерәк, чөнки кайберләре белән хәтта тире аша да агуланырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев