Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: "Питрау – җыр байлыгыбызны күрсәтә торган бәйрәм"

Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев республика күләмендәге Питрау бәйрәмнәрен калдырмый.

– Оештырыла башлаган иң беренче көненнән Җөри Питрауларына йөрим. Ике мәртәбә генә бармый калдым. Берсендә, нәкъ Җөри Питравы көнне Президент Рөстәм Миңнеханов чакыртып алды. Татарстанга дәрәҗәле кунаклар килгән. Анда Минтимер Шәймиев тә, югары урындагы башка җитәкчеләр дә бар иде. Авылдан килеп алып, төнлә кайтарып куйдылар. Икенче юлы бармавымның да үз сәбәпләре булды, – дип сөйләде яраткан җырчыбыз Георгий.

Җөридәге беренче Питрау әле һаман да истә. Арыса да, бәйрәмнән һич тә таралыр исәбе булмаган халыкның һушын алып, дөмбердәтеп салют атып җибәрде. Дерт итеп, тәгәрәп китә яздык.

Миңа Җөри Питравында бәйрәм флагын күтәрү дә, җитәкчеләр кулыннан истәлекле бүләкләр алу да насыйп булды. Бәйрәм кунаклары булган танылган олы шәхесләргә, шул исәптән Татарстан Президентына да җырларга туры килде. Рәхмәт, мине беләләр, хөрмәт итәләр, чакыралар.

Безнең Җөри Питравы кебек бәйрәм Татарстанда башкача бардыр дип уйламыйм. Питрау ул – халыкларны берләштерә, җыр байлыгыбызны күрсәтә торган бәйрәм. Ансмабльләргә, җырга, биюгә карап сокланасың.

“Керәшеннәрнең үзләренә генә хас биюе, җыры, киеме, асыл гадәтләре бардыр дип, гомергә дә уйламаган идек”, – дип үземә дә әйткәннәре бар.

Хәтта татарларның да кайберләре: “Мондый халыкның бар икәнен белми идек”, – дип гаҗәпләнә.

Безнең керәшен гомер-гомергә ачык күңелле булды. Йортына кергән беркемне дә борып чыгармый, ипие-тозы, чәе һәрвакыт әзер. Эшне, тормышны җыру белән алып бара ул. Шуңа да һәр районның үзенә генә хас көе, үз нечкәлеге бар. Красноярск краемы, Ульяновскимы, Кукмарамы – һәр як, һәр авыл керәшененең үз көе. Һәрберсенең үз ансамбле Җөри  Питравына килеп, үз авылы, үз ягы җыруын халыкка ишеттерә.

Питрау бәйрәменә Мәскәү җырчылары – Пелагея һәм тагын әллә кемнәр килеп, халык күңелен күреп китәләр. Татарстаннан да җырчылар күп була. Керәшеннең киң күңеллелеге бөтенесен дә сыйдыра.

Питрау – дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, керәшеннәрне бөтен Россиягә күрсәтү дә әле ул. Җырчыларыбызны, көрәшчеләребезне күрәбез. Димәк, безнең керәшендә илебез халкына күрсәтерлек талантлар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев