Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдарга артык сузылып йөрмичә өйләнергә кушканнар
«Сиңа акыл кереп бара хәзер, акыл кергәч өйләнмисең инде ул», — дигән Зөфәр Билалов белән Георгий Ибушев Айдар Рәкыйповка бер концерт вакытында сәхнә артында.
«Мин 30да өйләндем. Балаларым, оныкларым бар хәзер. Чыннан да, аннан соң өйләнәсе килми», — дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан Георгий Ибушев.
Әлеге сүзләр Айдарны гел уйга калдырган. Аның аптырап басып торуы виртуаль дусларына бик кызык тоелган.
«Айдарны уйландырдылар»;
«Шундый куркып, ышанып тыңлап тора әле ул аларны», — дип елмаю смайллары калдырганнар.
«Яшьләр хәзер акыллы, үзе белә кайчан тормыш корырга икәнен. Сәләмәт булсын! Язганы килеп чыгар әле»;
«Тимерне кызу чагында…
Дия иде бабайлар!
Шәхесләр дә шуны әйтә,
Тыңлагыз сез, «малай»лар!», — дип шигырь юллары да иҗат иткән бер инстачы.
Инстаграм дуслары арасында Айдарның «кәләш»е булырга теләүчеләр дә очраган.
«Кияүдә түгел… Сине көтәм, Айдар»;
«Минем фикеремчә, әле 30 яшьтә дә кияүгә чыкмаган егет-кызлар җитәрлек. Чөнки үзләренең тиң ярларын таба алмыйлар. Миңа 30 яшь. Үземнән чыгып әйтәм инде», — дигәннәр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев