Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Акатьев: "Стендап — хобби, ә медицина — хезмәтем"

Геннадий АКАТЬЕВ – үз нәселенең үткәне белән кызыксынучы, туган ягын яратучы, тормыштан юмор таба белүче керәшен егете. “Stand Up Club Kazan” резиденты белән аның яраткан эше, тормышы, туган ягы һәм хыяллары турында сөйләштек

“Стендап” остасы “Стендап-комедия” дигән термин XX гасырда Америкада барлыкка килә. Комик “Стендап”та аудитория каршында чыгыш ясый. Үзен борчыган яки актуаль булган темалар буенча үз фикерен белдерә. Бүгенге көндә “стендап” Россиядә киң танылу алды. Колак өчен чит атама булса да, ул кешелек тормышына борынгыдан кергән нәрсә. “Кешеләр элек-электән үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча шаярып сөйләшкәннәр. Бүгенге көндә ул “стендап” дигән төгәл атамасын гына алды һәм профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде”, – дип сөйләде Геннадий Акатьев.

Әлеге жанрда ул беренче адымнарын 2017 елны “Мин юморист” дигән тапшыруда катнашканда ясаган. Шуннан соң “Stand Up Club Kazan” дип аталган комиклар берләшмәсе барлыгы турында белеп, шулар белән чыгыш ясый башлаган.

Мәзәкләрен рус һәм татар телендә яза. Татар һәм рус юморы бер-берсеннән аерыламы дигән сорауга ул болай җавап бирде:

“Халыкларның эчке милли үзенчәлекләре һәм кыйммәтләре генә аерылып тора. Калганында без – охшаш хыяллары, ихтыяҗлары булган бертөрле кешеләр. Мәзәкне бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә генә проблемалар туа. Тик монда күпчелек очракта проблема сүздә генә. Кайбер сүзләрне тәрҗемә иткәч, алар башка төрле мәгънә алалар. Ниндидер мәзәкләрне ике телдә дә сөйлим. Кайбер мәзәкләр бер телдә генә аңлашыла. Рус телендә чыгыш ясавы җиңелрәк, чөнки гаиләдән башка, күпчелек кешеләр белән рус телендә аралашам. Күп кенә мәзәкләрем аралашканда туа. Татар телендә мәзәкләр күбрәк тә туарга мөмкин. Чөнки татар теле – ул үзенчәлекле, дустанә тел”.

Геннадий үзенең тормышында булган кызыклы хәлләр, үзенең керәшен булуы, керәшеннәр белән бәйле стереотиплар турында да шаяру катыш сөйли белә:

“Мәзәкләремнең 99 процентын тормышымнан алам. Кайдадыр кызык итеп җавап бирдем, яки ниндидер кызыклы нәрсәгә игътибар иттем, ди. Шуны кешегә сөйләсәм тагын да күңеллерәк килеп чыгарга мөмкин. Ни гаҗәп, керәшен темасын халык яратып кабул итә”.

Аның татарча мәзәкләрен “ТНВ” каналында “СтендапХанә” тапшыруында тыңларга була. Ул һәр атнаның шимбәсендә кичке сәгать биштә күрсәтелә.

2018 елда “Сomedy Баттл” дип аталган тапшыруда катнашып, икенче этапка кадәр барып җитә.

“Стендап” белән беренче ел гына шөгыльләнә идем. Ул вакытта Зәй районында санаторийда эшләдем. Эшкә бер сәгать барырга кирәк. Санаторийга барып җитәрәк юл-транспорт һәлакәтенә юлыктым. Бер җәрәхәт тә алмадым. Кич белән “Сomedy Баттл”ның тапшыруына узуымны белеп алдым. Аңа кадәр Екатеринбургка кастингка барган идем. Аларга минем чыгышым һәм ВКонтактедагы видеом ошаган. Ләкин тапшыру бик кырыс цензура аша үтә иде. Анда алып барган мәзәкләремнең күбесен кабул итмәделәр. Шунда яңа мәзәкләр уйлап табарга туры килде”, – дип искә алды ул.

Геннадий чыгышы белән Зәй районының Якты Күл (Светлое Озеро) авылыннан.

“Җиде буынны беләм, барысы да шул авылда яшәгәннәр. Айга бер-ике тапкыр гына Зәйгә кайта алам, ә мөмкинлегем булса, мин һәр атнаны, һәр көнне кайтыр идем. Казанда кызык түгел, бер барыр җир дә юк. Зәйдә дусларга кунакка барырга, ишегалдына чыгып ял итәргә дә була. Зәйгә кайткач, үземне беркая да китмәгән шикелле тоям. Мин бу хисне беренче курста укыганда бетәр дип уйлый идем. Ялгышканмын, – ди ул. – Безнең авыл озын. Аның бер очы – русларныкы (урыс очы), икенчесе – татарларныкы (татар очы). Ә без, керәшеннәр, авылның уртасында яшибез”. Авылда бәйрәмнәр дә бергәләп үткәрелә. “Хәзер бәйрәмнәрдә кешеләр күп җыелмый, элекке кебек тә узмый. Бездә 21 июльдә Казанский бәйрәме оештырыла. Мин аны бала чагымда “кичке Сабантуй” дип атый идем. Ул хәзер дә минем иң яраткан бәйрәмем. Кызганыч, хәзер халык бик аз. Казанский болында түгел, паркта гына оештырыла”, – дип сөйләде Геннадий Акатьев.

Ул кечкенәдән гаиләсенең тарихы, үткәне белән кызыксынган. Шул кызыксынуы еллар үткәч тагын да көчәйгән.

“Софья әбием: “Безнең нәселдә шундый-шундый кешеләр булган”, дип сөйли иде. Шуның кадәр исемнәрне ничек исендә тотадыр. Мин аның сөйләгәннәрен кызыксынып, горурланып тыңлый идем. 2020 елда барысын бер таблицага җыеп язып куйдым. Әле әбидән сорасаң, тагын да сөйли ала. Хәзер сораулар белән интектереп ардырасым килми. Әниемнең әнисе дә, әни-әти дә нәселләре турында күп нәрсәләр сөйләделәр. Киләчәктә шулар турында, бераз юмор да өстәп, әдәби әсәр язасым килә”, – ди ул.

Шәҗәрә төзегәндә үз нәселләре турында кызыклы фактлар ачыклаган:

“Ефим бабай безнең өй алдында бик зур өй төзегән, бай булган, күп эшләгән. “Бай Япим” дип йөрткәннәр үзен. Аның әтисе Никита, патша вакытында, 25 ел армиядә хезмәт иткән. Революциядән соң бабайлар председательләр булып эшләгәннәр. Олы кешеләр булганнар, эштән курыкмаганнар. Әни ягыннан барлык туганнар да татарлар. Мин – яртылаш керәшен, яртылаш татар. Ул яктан да барысы муллалар, белемле кешеләр булганнар. Алар белән ничек горурланмаска инде?!”.

“Стендап” Геннадий Акатьевның төп эше түгел. Ул психотерапевт. Геннадий пациентларында депрессия, паник атакалар, фобияләр кебек авыруларны дәвалый. Үз эшен кешеләргә ярдәм итә алуы өчен ярата. Һәм медицинада, шулай ук стендапта алган тәҗрибәсен, балачак хыялын тормышка ашыруда ярдәм итә дип саный:

“Мин бала чактан ук үзем язган сценарийлар буенча фильмнар төшерергә хыялландым. “Стендап” белән медицина иҗади фикерләү өчен яхшы база барлыкка китерәләр, – дип сөйләде психотерапевт Геннадий Акатьев. – “Стендап” миңа рухи яктан якынрак. Ул – минем хобби, мин әлеге процесстан ләззәт алам. Медицина – үзләштергән һөнәрем. Кешеләргә ярдәм итә алуым рәхәтлек бирә. Медицина фикерләүне үзгәртә, тулырак итә. Дөньяны күбрәк аңларга һәм күзалларга мөмкинлек бирә. Юкка гына күп кенә табиблар әдәби әсәрләрләр иҗат итмәгәндер”.

Талантлы карендәшебезгә хыялын тормышка ашырырга язсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев