Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий СМИРНОВ: “Кызыл тюльпаннарны гына сөйлисе иде дә бит”

Карендәшләребез арасында да таулы-ташлы Әфган җирендәге хәрби хәрәкәттә катнашканнары бик күп. Япь-яшь килеш никадәр авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен алар үзләре генә беләдер.

Чистай районының Бахта авылыннан Геннадий Смирнов 1986 елны, мәктәпне тәмамлауга ук, армия сафларына алына. “Казаннан безне Төрекмәнстанның Ёлатань шәһәренә хәрби өйрәнүләргә алып киттеләр. Аннан соң, таулардагы хәрби хәрәкәткә өйрәнүләр үзәгенә җибәрделәр. Анда 3 ай дәвамында тиешле өйрәнү узгач, Әфган җиренә күчерделәр”, – диде Геннадий Михайлович.

Шулай итеп, ул 1987 елның 1 февраленнән мотоукчылар батальонында пулеметчы булып хезмәт итә. Аларның заставасы тауның иң биек ноктасына эләгә, көненә әллә ничә тапкыр шушы тауга менеп төшәргә туры килә аңа. Таулардагы хәрби хәрәкәткә өйрәтүнең ни өчен кирәк булганлыгын шунда аңлыйлар. Озакламый аны разведчик итеп билгелиләр. Анда күпме тапкыр катлаулы заданиеләрдә булуын искә дә төшерергә теләми.

“Куркынычларны түгел, ә андагы кыр тулы йодрык кадәрле кып-кызыл чәчәк атып утырган тюльпаннарны һәм виноград куаклары хакында гына сөйлисе иде дә бит. Юк шул... һәлак булган сугышчан дусларның җансыз гәүдәләре күз алдына килеп йөрәкләрне телә”, – дип дәвам итте сүзен ветеран сугышчы-интернационалист.

Алар әле дә төрле милләттән булган сугышчан дуслары белән тыгыз элемтәдә, бер-берсенә булышып яшиләр. Геннадий Михайлович күп еллар Мөслим авыл җирлеге депутаты итеп сайланган, авыл клубында эшләгән, яшьләрне көрәшкә өйрәткән. Бүгенге көндә фермерлык белән шөгыльләнә. Шулай ук, клубта үткәргән чараларда катнашырга да, ансамбльгә йөрергә дә, спектакльләрдә уйнарга да вакыт таба. Хатыны Әнисә дә, балалары Игорь, Валерий, Иван һәм кызлары Оля да аны нык хөрмәт итәләр, горурланалар.

“Ул безне дә патриотик рухта тәрбияләргә тырышты. Туган җиргә карата мәхәббәт булырга тиешлеген аңлатып үстерде”, – диде 9нчы класста укучы кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здоровья тебе и твоим близким благополучия и всех благ