Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина ТАКАРЛИКОВА: “Туганайлар”га язылмый калган юк

Газета укучыларыбыз «Туганайлар» турында үз фикерләрен җиткерә, киңәш-тәкъдимнәрен язалар.

“Туганайлар”дан үзебезнең янәшә-тирәдәге авыллар, алардагы кешеләр турында язылганны укуы күңелле. Әле бер елны газетага үземнең тәре алъяпкычын да җибәргән идем. Газетада оештырылган конкурсларны карап барам. Газета килүгә, үзебезнең Сарман районы, күрше Зәй керәшеннәре турында язмадылармы икән дип, тизрәк шуны эзлим. Зәй ягы кешеләрен дә, Багражныкыларны да – үз керәшеннәребезне беләбез инде. Бер теләгем дә бар: безнең яклар, авыл тормышы, кешеләр турында газетада күбрәк язсагыз иде.

Үзем – Дружбаныкы, шунда тудым, шунда үстем, авыл егетенә кияүгә чыктым. Шәһәргә киткән идек, әти-әниләр үлгәч, 1999 елны авылга кайттык. Пенсиягә чыкканчы фермада эшләдем. Бер биш еллап өйдә генә инде. Алтмышым тулды.

Безнең авылда бер егермеләп йорт бар. Ләке белән Дружба арасы ике чакрым гына. Ләке авылындагы “Игәнә” ансамбленә йөрим. Репетицияләргә моңа кадәр Ләке авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән Юра үзе менеп ала иде. Юрий Антоновны әле күптән түгел генә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы итеп куйдылар. Хәзер инде репетицияләргә машина белән ирем Леонид китереп куя, көтеп торып алып китә.

“Боларның вакытлары узган, олылар инде” дип кармыйлар безгә, кадерләп кенә йөртәләр. Шуңа да әле көч барында, сәнгать җитәкчебез (һәм хәзер инде мәдәният йорты директоры!) Римма Антонова белән аснамблебез җитәкчесе Райлә Асанова үзләре чакырып, кадерләп торганда, киләчәктә дә “Игәнә”дә җырлап йөрергә, үзебезнең керәшен җыруларын халыкка җиткерергә язсын.

Үз җыруларыбыз, үз бәйрәмнәребез, үзебезнең “Туганайлар” булганда, тормышлар да күңеллерәк.

Галина ТАКАРЛИКОВА.

Сарман районының Дружба авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев