Галина Скворцовадан Казан пиругы рецепты
Хәбәрләр

Галина Скворцовадан Казан пиругы рецепты

Казан пиругы пилмән шикелле ярым ай рәвешендә, әмма бөреп ясала. Эчлегенә эремчек яки җир җиләге салына. Алексеевск районының Красный Баран авылыннан Галина Скворцова әлеге рецепт белән уртаклашты.

Ул пилмәннән эрерәк була, суда пешерелә. Камыры да пилмән камыры сыман ясала, изелмәсен өчен, күкәй генә күбрәк кушыла.

Эчлекне суганлы эремчектән ясасаң, тәмле була. Башта табада ак май эретеп, вак кына туралган суганны саласың. Суган алтынсу саргылт төскә кергәнче сүрән утта пешерәсең һәм суытасың. Эремчек кушып, әзрәк тоз сибеп болгатасың.

Эчлеккә чистартылган җир җиләге салырга да була. Каткан җир җиләген бөтенләй эретеп бетерергә кирәкми, чөнки өстенә песок та сибеп җибәргәч, ясарга авыр була, агып чыга, аннары ябышмый. Әзер пируглар кайнап торган тозлы суда пешерелә.
Безнең як керәшеннәрендә элек казан пиругы бик таралган булган.


Нет комментариев