Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Казанцева: «Җырларга да, елмаерга да кәеф юк»

Күренекле карендәшебез Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы Галина Казанцева белән үткән елга нәтиҗә ясау, киләчәк турында сөйләштек.

Галина Казанцева дип әйтү дә җитә, сүзнең кем турында барганын җыр сөючеләр дә, шулай ук, керәшен дөньясы белән якыннан таныш булган һәркем шунда ук аңлап ала. Галина Казанцева — опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы.

Галина Александровна 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районының Маҗын авылында дөньяга килә. Әнисе кечкенә Галинада керәшен җыруларына мәхәббәт уята, ул 5 яшеннән җырлый башлый.

Галина Александровна сүзен болай дип башлады:

«Җырларга да, елмаерга да кәеф юк. Дөньялар тыныч түгел. Ир-егетләребез махсус хәрби операциядә үзләрен куркыныч астына куеп, илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Әлеге егетләрнең һәрберсе белән горурланабыз, аларның ныклыгы, сабырлыгы, батырлыклары алдында баш иябез. Илләр тынычланып, егетләребезнең һәрберсе туган якларына, туган йортларына таза-сау килеш кайтсын. Ә без, ничек булдыра алабыз, шулай яшибез. Көннән-көн бәяләр артып тора, гади кешегә бу бер дә җиңел түгел. Тормышлар әйбәтләнсен дип, теләк телибез, әлбәттә. 2025 елның илебезгә тынычлык, бар кешегә дә сәламәтлек, бәхет алып килүен телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев