Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда – керәшен тарихы: Урманчы авылы

1967 елда төшерелгән бу фотода “Берсутский” җәнлек совхозы сыер савучысы Мария Рюмочкина (сулда) – үзенең хезмәттәше Зоя Емельянова белән

Урманчы авылында туып-үскән Мария Ивановна 1961 елда җәнлек совхозына эшкә килгән. Башта бозау караган, аннары сыер сауган. Тырыш, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы тыйнак керәшен кызы тиз арада үзенең хезмәттәшләренең дә, җитәкчелекнең дә хөрмәтен казана. Шуңа күрә дә Мария Рюмочкинага узган гасырның сиксәненче елларында җаваплылыгы зур булган бурыч тапшыралар. Тәҗрибәле сыер савучы Мария Ивановна Мәскәүгә, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) барып, җәнлек совхозындагы терлекчелек комплексы өчен токымлы сыерлар сайлый. 1995 елга кадәр шул хуҗалыкта эшләгән Мария Рюмочкина инде чын дөньяга күчкән.

Бу фотоны редакциягә аның ире яклап кардәшләре, Чаллы шәһәрендә яшәүче үзешчән җырчы, композитор Валерий Манкушев юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев