Фотоларда керәшен тарихы - Гөсләдә уйнаучы Сәрби Гаврилова
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Гөсләдә уйнаучы Сәрби Гаврилова

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотоархив туплыйбыз

Фоторәсемдә - Арча районы Сәрдәбаш авылыннан гөсләдә уйнаучы Сәрби Гаврилова белән танылган фольклорчы-галим, музыка белгече, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче  Мәхмүт Нигъмәтҗанов. 1960 ел.

Геннадий Макаров архивыннан.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз.  Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.

 


Нет комментариев