Фольклор ансамбль халкыбызның иң кунакчыл йолаларының берсен күрсәтте.
Түбән Кама районының Олы Аты авылының "Ак түтиләр" керәшен фольклор ансамбле "Форсат" тапшыруында катнашты. Алар әби-бабайларыбызның мирасы булган "Самавыр кайнату" йоласын күрсәтте. "Ак түтиләр" самавырның тарихы, аның яңартылган төрләре һәм халкыбызның тормышындагы урыны турында сөйләштеләр.
Тапшыруны карап узарга тәкъдим итәбез.
Нет комментариев