Эшсезлек буенча пособие
Хәбәрләр

Эшсезлек буенча пособие

Рәсми эшсез булып теркәлгәннәр 2023 елда, иң күп дигәндә, бер айга 12 мең 792 сум пособие алачак.

Моны Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим итә. Ә бу пособиенең иң аз күләме –1500 сум.

Эшсезлек буенча максималь күләмдәге пособиегә эшсез булып теркәлгәнгә кадәр ел дәвамында 29 атна эшләгән кеше өметләнә ала.

Бу төр пособиене түләү тәртибе түбәндәгечә: эшсез булып теркәлгән кешегә беренче өч айда үз хезмәт хакының 75 проценты күләмендә (әмма 12 мең 792 сумнан артык түгел!) пособие түләнә. Икенче өч айда – 60 процент, әмма пособие күләме 5 мең сумнан күбрәк була алмый.

Фото

 


Нет комментариев