Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльвина Самойлова: "Бәйгедән соң һаман үз-үземә килә алмыйм"

“Онлайн Кряшен чибяре-2022” исеменә Эльвина Самойлова лаек булды. 10 көн эчендә Түбән Кама кызы 1634 тавыш җыеп өлгергән.

“Онлайн Кряшен чибәре” - ел саен “Туганайлар” газетасы сайтында үткәрелә торган махсус номинация. Быел да 6-16 июль көннәрендә 12 кыз өчен барлыгы 6715 кеше үз тавышын калдырган. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренчелек Эльвина Самойловада – 1634 тавыш, аннан бераз калышкан Лидия Михайлова 1613 тавыш җыя алган, ә өченчелек Алена Архиповага эләкте – аңарда 643 тавыш.

Тавыш бирү игълан ителгәч, сылтамасын нәнәйләргә җибәргән идем, шундук бөтен танышларына тараттылар. Туган-тумачалар, иптәшләрем бик булышты. Шулай тиз арада җыелды да, - ди Эльвина Самойлова. – Әле бәйгедән соң һаман үз-үземә килеп бетә алмыйм, сөйләп бетерерлек түгел. Башка кызлар, оештыручылар белән якынаеп беттек, бер-беребезгә ярдәм итеп тордык. Гомумән, бөтен нәрсә күңелгә ятышлы булды.

Питрау кичендә бәйгедә катнашкан һәр кызга аерым номинация бирелде, ә иң мөһиме - җылы хәтирәләр күңелгә уелып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев