Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элгәредән калган керәшен бизәнү әйберләре

Мирас булып сакланган хатын-кызлар күлмәге, бизәнү әйберләре.

— Клубта эшли башлагач фольклор коллективка йөрүче кызлар белән керәшен күлмәкләрен, киемнәрен җыя башладык. Кайдадыр сандык төбендә сакланып яткан суккан сатин күлмәкләр, алъяпкычлар шактый җыелды (алар барысы да хәзер авыл музеенда саклана). Шул вакытта мама (Албай) үз әбиемнең үз куллары белән чиккән, теккән алмалы алъяпкычын бирде. Колышчыдагы җырак әбинең тутасы Марҗый балалар бәләкәй чагында ук үзенең муенҗакасын — 2 пар алка һәм беләзекләр бүләк иткән иде. Җырак түтей безнең кул эшләренә бик оста булган, аның чиккән тәре алъяпкычлары, сөлгеләре хәзер дә сакланалар. Менә шул алъяпкычны, муенҗаканы, алка-беләзекләрне киеп бүгенге көндәдә төрле конкурсларда катнашып киләбез. Бу әйберләр минем өчен бик кадерле бик якын.

Мамадыш районының Колышчы авылыннан Нина Трушова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев