Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Муллина: «Кеше үз аякларында нык басып торганда гына яңа гаилә корарга әзер»

Кая карама, бөтен җирдә гаилә кору, бала үстерүнең әһәмиятлелеге турында сөйлиләр. Әлеге темага керәшен яшьләре белән сөйләштек. Гаилә, балалар үстерү турындагы фикерләрен белдек.

Кайбер экспертлар хәзерге яшьләрнең гаилә институтына җиңел караулары, бу мәсьәләнең беренче урында тормавы, хатын-кызларның күбрәк карьера турында уйлауларын ассызыклый. Бу турыда яшьләрнең үзләреннән сораштык.

Елена МУЛЛИНА, Казан федераль университет студенты, 22 яшь:

– Миңа калса, гаилә кеше тормышында зур роль уйный, чөнки гаилә кешегә көч бирә, таяныч булып, аны алга этәрә. Өйләнү, кияүгә чыгуның төгәл вакытын, яшен әйтә алмыйм. Минемчә, кеше үз аякларында нык басып торганда гына яңа гаилә корарга әзер. Ләкин бу минем үз фикерем генә. Кияүгә чыгу өчен ничә яшьтә булуың бик мөһим түгелдер, бу һәр кешенең үзеннән тора. Ә балаларга килгәндә, үзем күп балалы гаиләдән булгач, бертуганнарның таянычын һәрвакыт тоеп үстем, бергә күңелле балачак кичердек. Бүгенге көндә күп балалы гаиләнең финанс ягы ныклы булырга тиеш. Дәүләт тарафыннан да программалар күп, әмма аңа гына баланы үстереп, аякка бастыруы кыен булыр, дип уйлыйм.

Хәзерге хатын-кызлар гаиләне дә, эшне дә бергә алып баралар. Чөнки бүгенге дөньяда башкача яшәп булмыйдыр ул. Андый көчле хатын-кызлар күп һәм шушы тәҗрибәләр сокландыргыч.

Гаиләнең идеаль сценарие – ул гаиләдә гармония, аңлашучанлык, хөрмәт булу. Барлык проблемаларны да уртага салып хәл итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев