Дүрт-Мунча терлекчеләре бер туктамый тынгысыз хезмәттә
Зәй районының Дүрт-Мунча авылындагы терлекчелек комплексы зур мәйданны били.
Биредә бозаулар, савым һәм буаз сыерлар, тудыру бүлеге һәм азык әзерләү цехы урнашкан. Комплекста яңа технологияләр нигезендә эшлиләр. Әлеге терлекчелек комплексында бүгенге көндә 640 савым сыер, 90 баш тана, 110 баш бозау асрала. Сыер савучылар сменалап эшли, бозау караучылар көнгә ике мәртәбә — иртән һәм кичен эшкә килә. Көнгә 12,5 тонна сөт савып алалар. Бер баш сыерга 20,8 литр сөт туры килә. Бозаулату бүлегендә бер сыер савучы һәм ял иттерүче эшли.
— Безнең фермада бозаулар өч айга кадәр тәрбияләнә. Аннан үгез бозаулар реализацияләнә, ә бикәчләрне Баграж фермасына озатабыз, — ди комплекс башлыгы, баш зоотехник Геннадий Захаров.
Бозау караучылар — Валентина Тихонова белән Зөлфия Уразманова. Тагын бер алыштыргысыз эшчеләре ул — осеменатор Владимир Иванов. Комплекста ике осеменатор эшли: икенчесе — Рузилә Анисимова.
Гадәти фермалардан аермалы буларак, биредә малкайлар бәйдә тормый, гел хәрәкәттә. Сыерлар заманчалаштырылган алым белән савыла. Савылган сөт торбалар аша туңдыргычка китеп, суытылган сөт Чаллы сөт комбинатына озатыла. Дүрт-Мунча терлекчелек комплексы «Агрокөч» холдингында сөт җитештерү буенча икенче урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев