Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүрт-Мунча һәм Кабан-Бастырык авыллары халкы фельдшер-акушерлык пунктында онлайн-лекция тыңлады

Зәй районының үзәк дәваханәсе төрле авыруларны кисәтү, алар турында аңлату өчен Сәламәтлек мәктәбе оештыра.

Сәламәтлек мәктәбе онлайн режимда үткәрелә. Аның кысаларында авылларда һәм шәһәрдә яшәүчеләр медицина белгечләреннән төрле авыруларны кисәтү турында белә алалар, - ди  поликлиниканың медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Регина Галимова.

12 сентябрьдә “Хроник обструктив үпкә авыруы нәрсә ул?”  темасына лекцияне табиб-пульмонолог, Казан дәүләт медицина университетының пульмонология кафедрасы укытучысы Рөстәм Шәйморатов укыды.

Дүрт-Мунча һәм Кабан-Бастрык авыллары халкы җирле фельдшер-акушерлык пунктында Сәламәтлек мәктәбе кысаларында онлайн-лекция тыңлый алды. Трансляция башлану турында аларга алдан ук җирле фельдшерлар Мәдинә Дмитриева һәм Азилә Гыйззәтуллина хәбәр итте.

Хроник обструктив үпкә чире - тын юллары аша һава йөрүен чикләүче, өлешчә кире тергезеп булмый торган авыру. Авыру сулыш юлларының ялкынсынуы һәм бронхларның тыгылуы белән характерлана.

Яшь һәм эшкә яраклы яшьтәге күпләр үз сәламәтлекләре турында уйламый. Организмның авыру турында сигналларына игътибар итмиләр һәм авырганда вакытында табибка мөрәҗәгать итмиләр. Ләкин онкология кебек күп авырулар башлангыч этапта яхшы дәвалана. Шуңа күрә диспансеризация узуга җитди карарга кирәк. Бу процедура кешегә үз сәламәтлеген контрольдә тотарга, димәк, гомерен озайтырга мөмкинлек бирә, - ди Дүрт-Мунча авылы фельдшеры Мәдинә Дмитриева.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев