Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөнья беренчелегендә – өч көмеш медаль

Күптән түгел Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә гер спорты буенча дөнья чемпионаты узды. Анда Питрәч районыннан Александр Дормидонтов ветеран спортчылар арасында призлы урыннар яулады.

Кыргызстанда оештырылган бу ярышта барлыгы 27 илдән 600 спортчы катнашкан. Ветераннар арасындагы ярышта карендәшебез, Россиянең спорт мастеры Александр Аркадьевич бик күп көндәшләреннән аерылып торган. Ул 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәге ветеран спортчылардан берүзе, берьюлы өч дисциплина – «рывок», «толчок», «двоеборье»буенча 2нче урыннарны алган.

Дөнья чемпионатлары призеры Александр Дормидонтов кечкенәдән үк чыныгып үсә. Кибәчнең гади колхозчылары гаиләсендә өченче бала булган Саша, күп кенә авыл малайлары кебек үк, болында туп тибәргә ярата, көрәш белән шөгыльләнә, кыш көне чаңгыда шуа. Сигез класстан соң, укуын Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә дәвам иткәч, көн саен ун километрдан артык җәяү йөреп укый. Мәктәптән соң, ул авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, тракторчы, инженер-технолог булып эшли.

2000 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче Кибәчтә газовик була. Шунда эшләгәндә «Таттрансгаз» оештырган спартакиадаларда катнаша башлый һәм беренче мәртәбә 50 яшендә гер күтәреп, өченче урынга чыга. Район, республика һәм Бөтенроссия турнирларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Хәзер, 66 яшендә дә ул спортның шушы төре белән шөгыльләнүен дәвам итә, дөньяның төрле почмакларында уза торган ярышларда катнашып, уңышлар яулый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев