Хәбәрләр

Доллар бәясе апрель аеннан алып беренче тапкыр 83 сумга җитте

Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар бәясе 2023 елның 7 апреленнән алып беренче тапкыр 83 сумнан артты.

9 июньдә Мәскәү вакыты белән 9.42 сәгатьтә ул, 43 тиенгә кыйммәтләнеп, 83,03 сумга җитте. Шул ук вакытта, евро бәясе 39 тиенгә артты. Хәзер ул 89,48 сум тора.

Элегрәк доллар бәясе сату-алулар вакытында алты сессия рәттән арзанайган иде.

 


Нет комментариев