Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрий Матвеев: «Сәхнәдә озак булмасак та, уйнавыбыз тамашачыда уңай хис-кичерешләр уята»

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең орекстр артисты, Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Матвеевның гаилә һәм иҗат юлы бергә үрелеп бара.

 – «Бәрмәнчек»тә вакантлы урын барлыгын ишетүгә, оркестрның ул вакыттагы дирижеры Эрдни Зулаевичка бу ансамбльгә урнашырга теләвемне әйттем. Консерваториядә бер курста укыдык без. «Бәрмәнчек»тә эшли башлаганчы, керәшеннәр белән таныш түгел, алар турында курсташларымнан гына ишетеп белә идем. Ул вакытта «Бәрмәнчек»тә минем курсташларым эшли иде. Иң мөһиме, күптән түгел генә оешкан  ансамбль иде ул. Яшь, дәртле артистларны җыйдылар. Үсеш перспективасы булга, ике дә уйламадым, урнаштым, – дип сөйләде безгә чуваш егете Дмитрий үзенең бу ансамбльдә ничек эшли башлавы турында.

Дмитрий Чуваш республикасының Канаш районындагы Сив-Сирма авылында музыка яратучы гаиләдә үсә. 6 яшендә укырга керсә дә, гаиләләре Канашка күченгәч, Дмитрий 7 яшендә яңадан 1нче класска бара. Үсә төшкәч, музыка мәктәбенең баян классында да укый. 9 класс тәмамлаганнан соң, тормышын музыка белән бәйләргә була. 2007 елда – Чабаксар шәһәренең Ф.Павлов исемендәге музыка училищесын, ә 2012 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

Дмитрийның музыкага, иҗатка тартылуына балачак мавыгуы сәбәп була. Аның әтисе Евгений гармунчы була.

 – 4 яшьтә әтинең мине гармунда уйнарга өйрәткәнен хәтерлим. Ул миңа чуваш көйләре, мультфильмнардагы җырларны уйнап күрсәтә иде. Көйләрне тиз арада өйрәндем. Кызыксынуымны күргәч, әти белән әни миңа 6 яшьтә «Этюд» баяны бүләк иттеләр, – дип исенә төшерде Дмитрий. Музыка яратучы әтисе Евгений Васильевич һәм әнисе Надежда Ивановна – шәхси эшмәкәрләр, Канаш шәһәрендә үз кием-салым кибетләре бар.

Орекстр артистлары кайвакыт икенче планда кала кебек. Әмма алар – ансамбльнең нигезе, дип әйтсәм, ялгышмам. Оркестр артистларының төп бурычы – ансамбльнең музыка әсәрләрен башкару, дирижер күрсәтмәләрен үтәү, ритмны саклау. Дмитрий әйтүенчә, «Бәрмәнчек»нең оркестры артистлары төрле уен коралларында уйнау осталыгына ия һәм композициягә карап, еш кына инструментларны алмаштырып та уйныйлар.

– Тамашачы оркестр артистларына карата уңай фикерләр белдерә, оркестрның яңгырашын мактый, музыка коралларында профессиональ уйнавыбызны әйтәләр. Сәхнәдә озак булмасак та, уйнавыбызның тамашачыда уңай хис-кичерешләр уятуын күрүе илһам бирә, дәртләндерә, – дип сөйли башлаган Дмитрий, сүз арасында үзен мактаулы исемгә ия булуы уңаеннан котлавыма җавап итеп, дәвам итте. – Бу вакыйга көтелмәгәндә булды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова миңа ышаныч белдереп һәм үз иҗат юнәлешемдә тагын да үсү мөмкинлеге биреп, бу мәсьәләдә инициатива күрсәтте.

Дмитрий үзе, башлыча, баян, хромка һәм думбрада уйный. «Бәрмәнчек»тә, урысча әйтсәк, «шумовой номер» да бар, анда оркестр артистлары көнкүрештә кулланыла торган төрле кораллардан көй чыгаралар. Ансамбльнең ул концерт номерында Дмитрий балта һәм самавыр торбасында уйный.

Үзенең сөйгән ярын да Дмитрий «Бәрмәнчек»тә очрата. Хатыны Римма Матвеева –музыкант, ул оркестрда скрипкада уйный.

– Ир белән хатынга бергә эшләве кыен дип уйлый күпләр. Бәлки, шулайдыр да. Әмма үзе артист булмаган кешегә артист тормышын аңлау, кабул итү авыррак, дип уйлыйм. Мине артист буларак та, ир буларак та иң яхшы аңлаучы кеше – хатыным Римма. Үзебез сәхнә кешеләре булгач, кызыбыз Элина да иҗатка тартыла. Быел ул Җөидәге республикакүләм Питрау бәйрәме прологында катнашты. Авырлыклар да юк түгел, бигрәк тә гастрольләр булганда. Андый көннәрдә кызыбыз Элинаны дәү әти-әниләрендә калдырырга туры килә, – дип сөйләде Дмитрий әти-әниләренә рәхмәт хисе белән.

«Бәрмәнчек»кә, оркестрдагы үз хезмәтенә гашыйк кеше буларак, Дмитрий алдагы тормышын бу ансамбльдән башка күз алдына да китерә алмый. Киләчәктә дә ансамбльнең яңа проектларында актив катнашырга өметләнүче Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Матвеевның иҗатта берсеннән-берсе биегрәк үрләргә күтәрелүен, зур уңышлар телим. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артисты, чуваш егете Дмитрийның иҗат юлы йолдызлы булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев