Декабрь аенда кайбер пенсионерларның пенсияләре арта
2023 елның декабрендә 80 яшь тулган (ноябрьдә) һәм бу елның сентябрендә эштән киткән Россия пенсионерларының пенсияләре артачак.
Бу хакта Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский хәбәр итте, дип яза «ПРАЙМ».
Эшләмәүче пенсионерларның күбесенең пенсияләре 2024 елның январендә артачак. Индексация күләме 7,5 процент тәшкил итә. Пенсиянең ничә сумга артуын белү өчен агымдагы пенсияне 1,075 кә (арттыру коэффициентының күләме) тапкырларга кирәк.
Икътисадчы исәпләвенчә, сезнең пенсиягез 20 мең сум булса, ай саен 1,5 мең сум өстәлә. Нәтиҗәдә, бер елда пенсия 18 мең сумга артачак.
Спикер шулай ук ачыклаганча, озын Яңа ел бәйрәмнәре аркасында пенсионерларның күбесенә декабрьдә январь өчен дә пенсия киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев