Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләттән Яңа елга бушлай кемнәр бүләк алачак?

Россиядә дәүләттән Яңа елга бушлай бүләк алучылар исемлеге билгеле.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм күп балалы гаиләләр дәүләттән бушлай Яңа ел бүләге алуга өметләнә ала. Бу хакта Дәүләт Думасы Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләр арасында бүләккә аз керемле гаиләләр хокуклы.

«Дәүләттән Яңа ел бүләкләре бирелә торган категорияләргә, гадәттә, күп балалы гаиләләрдән, бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдән, шулай ук инвалидлыгы булган балалардан һәм ата-аналары инвалид булган балалар керә. Исемлеккә еш кына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары керә» — диде Чаплин NEWS. ru белән әңгәмәдә.

Бүләк алу өчен тиешле гариза бирергә кирәк. Моның өчен җирле социаль яклау органнары, район һәм өлкә администрацияләре яки социаль ярдәм үзәкләре белән элемтәгә керергә, шулай ук «дәүләт хезмәтләре» аша гариза бирергә кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, һәр субъект Яңа ел бүләкләре белән акцияне уздыру турында мөстәкыйль карар кабул итә һәм аларны кем алырга дәгъва итә алачагын билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев