Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршылының үрнәк гаиләсе Анна һәм Петр Ивановлар

Әлеге язма Сарман районының Чыршылы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шушында гомер итүче Аннук түти белән Петр дәдәй Ивановлар турында.

Алар хәзерге вакытта тигез пар булып, 65 ел иңне-иңгә куеп яшәгән гаилә. Олы яшьтәге тулы гаилә безнең авылда алар гына. Петр дәдәй дә, Аннук түти дә 87яшендә, алар бер елгы.

5 бала үстерделәр, оныклар, оныкларының балалары да бар инде. Петр дәдәй колхозда тракторда, комбайнда эшләде, ферма мөдире дә булды. Авылда күп кешеләргә сарай, йорт түбәләре ясашты, кемгә ярдәм кирәк, барысына да булышты. Сыерлар, сарыклар, кошлар асрап яшәделәр. Бүгенге көндә ихатада ике кәҗәләре, тавыклары бар. Әле каймак, эремчекләр ясап, оныкларны да сыйлыйлар. Бер-берсенә булышып яшиләр. Петр дәдәй 25 ел инде умарталар тота. Баллары бик тәмле була аларның. «Монысы юкә, монысы чәчәк, карабодай, айбагыр», дип тезеп куя чәй эчкәндә безнең алга. Әкренләп умарталар карарга кызлары Зоя белән Венераны, кияүләрен өйрәтә, аларга тапшыра. «Бәхетле пар булып картаюның серләре нидә?» дигәч, Аннук түти болай диде: «Безне әни (биеме) Укелинә әбиегез бәхилләп китте, бәхилләп ята». Укелинә әби бик уңган кеше буларак истә калган, буйга бәләкәй генә. Эштән курыкмый иде. Хәтта утын кискәне, ярганнары исемдә калган. Ире Макар бабай сугышта үлгән.

Укелинә әби 3 бала белән калган. Сугыш вакытында Петр дәдәйнең бабасы Иван (Укелинә әбинең биатасы) алар белән бергә яшәгән. Петр дәдәй: «Бабай бик булган кеше иде, тиреләр җыеп, аларны эшкәртә иде, утын күп әзерли торган иде, без ач булмадык», — дип сөйли. Ул чорда ачлыктан үлү очраклары күп булган.

Укелинә әби, Петр дәдәй белән Аннук түти эштә чакта 5 баланы карашты, (безнең авыл кечкенә, балалар бакчасы юк), аннан мәктәпкә озатып, каршы алып торды, ярдәм итеп яшәде. Әби белән яшәгән кешеләргә мин кызыгып яшәдем. Әбиле кешенең өстәлендә һәрчак кайнар пич ризыгы була, балалар мәктәптән кайтса да, уйнап керсә дә бар да әзер. Бүгенге көндә авылларда, басуларда бар эшне механика эшли. Элек җәй көннәрендә печән вакыты, 3-5 гектарлап бүленгән чөгендер генә ни тора иде, аны 3 тапкыр үтау, сирәкләү, көзнең сазлы көннәрендә уңышын җыю! Хәзер балаларга сөйләсәң, ышанмыйлар.

Әби-бабайлар авырлыклардан зарланмыйча, шушы заманнарда хезмәт итәргә дә, балаларга тәрбия бирергә дә, үрнәк тормыш итәргә дә өлгергәннәр.

Петр дәдәй белән Аннук түти бик матур олы өйдә яшиләр. Балалары, оныклары кайтып булышалар, кунак булалар. Һәр туган якты көнгә шөкер итәләр. Алар кебек бер өйдә бианай-килен бердәм булып тату яшәү, авырлыкларны бергә күтәрү, балаларга дөрес тәрбия бирү белән Ходай алдында яраулы була икән кешеләр.

Чыршылы, Лидия Карпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев