Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чура – яңарышлар юлында

Кукмара районының Югары Чура авыл җирлегендә балалар бакчасы һәм мәдәният йорты биналары өр-яңадан төзекләндереп яңартыла, юллар төзекләндерелә, су кертелә.

Авыл җирлегендә
Югары Чура җирлегенә кергән авылларда хәзерге вакытта 371 хуҗалык булып, барлыгы 1421 кеше теркәлеп яши. 
Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Татьяна Егорова әйтүенчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә, халыкка уңай тормыш шартлары тудыру максатыннан шактый эшләр башкарылган. Аерым алганда, Югары Чурада — мәктәпкә, балалар бакчасы һәм мәдәният йортына; Поршурда — клуб һәм күп функцияле үзәккә; Түбән Чурада балалар бакчасы белән мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Пчеловодта һәм Югары Чурада яңа су линияләре уздырылган. 

2023 елда, халыктан җыелган үзара салым акчасына, авылларда урам утлары көйләнеп, юлларга вак таш җәелгән. Юлларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Поршурда тау астыннан бәрә торган чишмәгә будка ясап куелган. Авыллардагы су кудыру башняларына су насослары алынган. 

Узган ел авыл чиркәве куполлары ремонтланган. Атнакөн мәктәбе дә булган чиркәүнең территориясе төзекләндерелә.
«Үзебез откан өч грантка быел Югары Чура, Поршур һәм Пчеловодта балалар уен мәйданчыгы ясап куярга уйлыйбыз. 2023 елда, федераль программа нигезендә, Чура белән Пчеловодта су линияләре алмаштырылган иде. Федераль программага керткәннәре өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Сергей Димитриевка һәм башкарма комитет җитәкчелегенә зур рәхмәт. Быел, үзара салым акчасына, аерым хуҗалыкларга су кертергә җыенабыз, — дип үзләренең эш планнары турында сөйләде Югары Чура җирлеге башлыгы Виталий Андреев. — Югары Чурада быел яңа су кудыру башнясы урнаштыру планлаштырыла. Вахитов урамындагы су башнясына будка куелачак. Шул ук Вахитов урамы юлына, үзара салым акчасы җиткән кадәренчә, асфальт юл җәеләчәк».


Балалар бакчасында
Капиталь ремонттан соң, Югары Чура бакчасына балалалар да, хезмәткәрләр дә шатлана-шатлана киләләр. Бакчада 26 бала белем һәм тәрбия ала, барлыгы 10 хезмәткәр эшли. Бакча ишекләре олы кунаклар өчен дә һәрвакыт ачык. Әле 15 февральдә Кукмарага эш сәфәре белән килгән Татарстан Премьер министр урынбасары Васил Шәйхразиев бакчаны карап, уңай бәя биргән. 6 мартта «Бөтенроссия татар эшмәкәрләре» җыенына килгән кунаклар да бу бакчада кунак булганнар. 12 мартта бакчаны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та күреп киткән.

«Югары Чура балалар бакчасына 1987 елда нигез салынган. Шул чордан башлап бер тапкырда ремонт ясалмый. Авыл жирлекләрен комплекслы үстерүгә кагылышлы программа нигезендә, 2023 елның февралендә биредә капиталь ремонт башланды. Бакчабызда заманча тиешле уңайлыклар тудыру максатыннан, түбә, фасад, идәннәр, тәрәзәләр, җылылык системалары һәм җиһазлар алмашындs, — дип сөйләде балалар бакчасы җитәкчесе Алина Егорова. — Бакчадагы кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр зур тәҗрибәгә ия. Бакчада нинди генә бәйрәм, конкурс, акция булмасын, балаларның әти-әниләре дә актив катнашалар. Уртак максат булган тәрбия эшендә үзара аңлашып, бакча хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эш итәләр. Бакчабызда балалар саны елдан-ел артыр, дигән өметтә калабыз».


Ансамбльләр
Югары Чура җирлеге ансамбльләргә дә бай. 1992 елда оешкан «Карендәшләр» фольклор коллективы инде халык ансамбле исемен йөртә. 1993 елда балалар бакчасында Лариса Архипова җитәкчелегендә оештырылган «Бөрлегәнем» ансамбленә бүгенге көндә 15 бала йөри. «Туым Җондозы» конкурсында 5 мәртәбә чыгыш ясаган «Бөрлегәнем» ансамбле быел «Иң яшь катнашучылар» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. 

Шул ук 1993 елны Югары Чура мәктәбендә «Тәңкәләр» коллективы оеша. Балалар өчен милли сәхнә киемнәренә кадәр үзе теккән Галина Азина "Тәңкәләр«не 26 ел буе җитәкли. Сүз уңаеннан, Татарстан халык артисты Вадим Захаровның зур сәнгатькә юлы да шушы «Тәңкәләр» дән башланган. 2022 елдан ансамбльгә Юлиана Григорьева җитәкчелек итә. «Тәңкәләр» ансамбле соңгы «Туым Җондозы» конкурсында III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Моннан ике ел элек аларга, район башлыгы Сергей Димитриев ярдәме белән, сәхнә өчен керәшен киеме тектергәннәр. Ә әбиләреннән калган күлмәкләрен алар мәктәп музеена тапшырганнар.

Фотолар: шәхси архивлардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев