Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чура авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Анастасия Тукачева җиңүче булган

Медицина хезмәткәрләре арасында милли мәдәнияткә багышланган бәйге җиңүчеләр билгеле.

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында «Безнең милләт, безнең тарих» медицина хезмәткәрләре арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен иң яхшы белү буенча республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Һәр катнашучының чыгышын бәяләп, конкурс комиссиясе членнары конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

1 урын – өлкән администратор, Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ профком рәисе Кашапова Лариса һәм Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгече Гусева Ольга.

2 урын – «Тәтеш РҮХ» ДАССУ шәфкать туташы-анестезисты Чайкина Юлия.

3 урын – «Азнакай РҮХ» ДАССУ ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең күчмә фельдшеры Шәйхетдинова Зилә.

«Муниципаль район медицинасының барлыкка килү тарихын иң яхшы белү» номинациясендә призлы урынны «Әлмәт шәһәре районара күп профильле хастаханә» ДАССУ терапия бүлеге табиб-терапевты Ризатдинов Линиз; «Халыкның мәдәни традицияләрен иң яхшы белү» номинациясендә – «Кукмара РҮХ» ДАССУ Чура авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Тукачева Анастасия алды.


"Татар-информ"

Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев