Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле «Бәрәнге бәйрәме» фестивалендә катнаштылар

10 август көнне Әтнә төбәгенең Ары авылында “Бәрәңге бәйрәме” узды.

Искиткеч әзерлекле бәйрәмдә республиканың төрле районнарыннан фольклор коллективлары катнашып, үзара тәҗрибә уртаклашты. Биредә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан  "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты.

“Бәрәңге бәйрәме” бик күңелле үтте. Безне “Югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаганы өчен” диелгән Диплом белән бүләкләделәр. Үз җыруларыбызны җырлап, бию-йолаларыбызны күрсәтеп килгән кунакларны сөендердек.

Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бәрәңге шулпасыннан авыз итеп, учакта пешкән бәрәңге ашап, коймак белән чәй эчеп рәхәтләнеп ял итте”, – дип хәбәр иттеләр Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев