Бәйрәмнәрдә төрле уеннар уйнала. Балалар, бигрәк тә, «Атларны яратабыз», «Анна әби кәҗәләре» һәм «Чүкетә»не яратып уйныйлар
Әлеге уеннар балаларны керәшеннәрнең җыру үзенчәлекләренә, йола-гадәтләренә ихтирамлы булырга өйрәтә.
Тукыма эченә мамык тутырып туп (чүкетә) тегелә. Ул туп кебек түгәрәк итеп түгел, ә яссырак формада, тәгәрмәч кебек ясала. Тупны керәшеннәр «чүкетә» дип йөртәләр. Уенда катнашу өчен биш кеше кирәк. Уенның шарты мондый: идәнгә төсле «күкәйләр» (бу очракта төсле шарлар) тезеп куела. Катнашучылар чүкетә белән атып күкәйләргә тидерергә тиеш. Чүкетә тигәч, урыныннан кузгалган һәр күкәйне янчыкларга сала барабыз. Иң күп күкәй җыючы җиңүче була. Санамыш ярдәмендә алып баручыны сайлыйлар:
Чәүкә кошчык,
Җепсез орчык,
Кара балчык.
Син кал, бу — чык!
Нет комментариев