Чистайда «Багалмам» ансамбле укучыларны керәшен мәдәнияте белән таныштырды
Чистай шәһәренең «Восток» мәдәни-ял үзәгендә «Багалмам» ансамбле укучылар өчен «Керәшен культурасы белән танышу» оештырган.
«Багалмам» керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөрүче укытучы Елизавета Цыганова балаларны керәшеннәрнең элгәреге көнкүреше, традицияләре, җырулары белән таныштырды. Балалар хәзерге вакытта музей экспонатларына әйләнгән йорт бизәү әйберләре, шул исәптән тукылган һәм чигелгән бистәрләр, мендәр тышлары, урын җир әйберләрен күрделәр. Көнкүреш кирәк-яракларын да кызыксынып карадылар.
Укучылар ансамбль сәхнәләштергән Олы көн йоласын игътибар белән карап утырдылар.
«Багалмам» ансамбленә йөрүче Зинаида Шәрифуллина укучыларга керәшен биюе элементларын да күрсәтте, аңа ияреп балалар үзләре дә биеп карадылар.
Бу күңелле очрашу мул табында чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев