Чистайда 7 храм үзләренең ураза ашларын тәкъдим итте
Элгәрегеләрнең ураза ашы рецептларын “Никольск укулары” кысаларында үткәрелгән дегустациядә тәкъдим иттеләр.
Чистайда округ храмнары командалары катнашында чын кулинария шедеврлары тәкъдим ителә торган күргәзмә-дегустацияләр үткәрү күркәм традициягә әверелде. Күргәзмәдә урын алган күп кенә ризыкларны традицион дип атарга була. Чөнки алар буыннан-буынга күчеп, һәр гаиләнең үз традициясенә әйләнгән.
"Уртак аш, яраткан ризыклар – теләсә кайсы халыкның борынгы традициясе. Без бүген үзара ярышмыйбыз, урыннар да билгеләмибез. Бергә җыелуыбызга, аралашуыбызга сөенәбез һәм күргәзмәдә катнашучыларның тырышлыгын югары бәялибез", – диде Чистай һәм Түбән Кама епискобы.
"Барысына да бәхет, шатлыклар телим. Бу көнебез, биредә күргәннәребез, аралашуыбыз матур бер истәлек булып сакланыр. Безнең күңелләрне озак вакытлар җылытыр», – диде күргәзмәдә Казан храмы өстәлен бик матур итеп бизәгән Нина Павловна Мартынова.
"Күргәзмәдә барлыгы 7 храмнан прихожаннар катнашты. “Күмәчне кабып карагыз!", "Безнең самавырдан чәй эчегез!", "Безнең бәлешләр белән сыйланыгыз!", дигән сүзләр яңгырады һәр яктан. Залда зур бәйрәм атмосферасы булды. Күргәзмә төрле буыннарны берләштерде. Анда безнең карендәшләребез – “Багалмам” ансамбле солистлары да булдылар", – дип сөйләде Чистай керәшен оешмасының җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев