Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай керәшеннәре Алексеевск керәшеннәрендә кунакта булып кайтты

«Багалмам» фольклор ансамбле ике сәгатьлек концерт әзерләгән.

28 мартта Чистай районының "Багалмам" керәшен фольклор ансамбле Алексеевск районының Кызыл Бәрән (Кр.Баран) авылында концерт куйды. "Елмаеп, җырлап яшик" дигән ике сәгатьлек программага этник җырлар һәм биюләр керде.

Концерт карарга дип, карендәшләрен якын итеп, Кр.Бәрән халкы гына түгел, күрше авыллардан килүчеләр дә шактый булган.

– Иң элек, "Багалмам" ансамблен үзләрен мәдәният йортында каршы алдык. Аларның безгә беренче килүләре. Чистайга ансамбльләренең 25 яшьлек юбилейларына барган бар иде. Җырлап-биеп каршы алдык. Музейны күрсәттек. Борынгы экспонатларны күргәч, исләре китте. Безнең, Алексеевск керәшеннәренең, Чистай ягы керәшеннәре белән охшашлыклар да шактый бит: күлмәк тегелеше, сөйләм, җырулар. Җакын туганнар шикелле. 

Концерт та бик матур узды. Үзләренең җыруларын, биюләрен башкардылар. Яңа җырулар ишетү рәхәт бит ул! Гармунчылары гына да ни тора. Азактан барыбыз бергә "Безнең ил"не җырладык, – дип сөйләде "Бәрәнҗәр" фольклор ансамбле җитәкчесе Ирина Яковлева.

Мондый очрашулар әле соңгысы булмас, дигән теләктә калды ике як та. Керәшен карендәшләр аралашып, бердәм булып яши бирсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцылар!!!