Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чигешләрдә – халкыбыз тарихы

Керәшен киемен җентекләп өйрәнгән карендәшебез Валентина Максимова сүрәкәдәге урама бизәкләрне – тамбур чигүенә, ә түгәрәк яулыктагы тамга-бизәкне шакмаклы тукымага күчереп чиккән.

Фотода:Түгәрәк яулыктагы тамга-бизәк

Валентина Максимова — күп еллар керәшен этнографиясен, киемнәрен, бизәнү әйберләрен үзлегеннән өйрәнгән энтузиаст, белгеч. Элгәре керәшен хатыннары бәйләгән сүрәкәдәге ука белән чигелгән урама бизәкләрне чигә белүчеләр хәзер юк, диярлек. Чөнки бу урама бизәкләрне эшләү бик тә четерекле. «Әле якын киләчәктә генә дә бу бизәкләрне эшли белүче осталар булмас та кебек тоела», — ди Валентина Максимова.

Фотода: Сүрәкәдәге урама бизәк - тамбур чигүендә

— Мин үзем булдыра алмаган эшкә керешәсем килми. Шулай да, һич югы, бу бизәкләрне тамбурга күчерәсем килә иде. Бүгенгәчә сакланган сүрәкәләр төрле төбәктә төрлечә чигелгән, осталары төрле булган. Бизәкләрне җыйдым, берләштердем, болгаттым да, „табага“ салдым. Әлегә бистәр башына чигеп куйдым, алга таба күз күрер, — дип, үзенең эшләрен күрсәтте Валентина Максимова. Карендәшебез бу эшне тамбур чигү машинасында эшләгән. Ә инде урама бизәкләрне элеккеге сүрәкәләрдән алган. 

Түгәрәк яулык — керәшен киеменең бөтен комплексында иң серле һәм иң оригиналь элемент.

Маңгай һәм чигә өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак фонда кызыл һәм кара җепләр белән борынгы бизәк чигелгән һәм кырыйлары буенча кызыл төстәге бахрама тегелгән бу баш бөркәве, галимнәр сүзләре буенча, керәшеннәрнең — мәлки төркеменнән кала — барысында да булган.

Беренче карашка, баш бөркәвенә нинди бизәк ясалганы аңлашылмый. Чынлыкта, аның бик матур бизәкләре тышкы яктан түгел, ә эчке яктан ачык күренә.
Валентина Максимова түгәрәк яулыктагы шушы тамга-бизәкне дә шакмаклы тукымага күчереп чигәргә уйлаган.

— Мин аны эскизсыз гына чиктем. Тамга-бизәк шакмак арасыннан күренер-күренмәс кенә булса да, бик уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм. Чөнки, ул шулай булырга тиеш тә, түгәрәк яулыкта да күренеп тормый, ачылмаган сер булып тора. Әлегә бистәр башларына чигеп куйдым. Панно итеп эшләргә була дигән уй да килде башыма.
Бу тамга-бизәкне моңа кадәр чыгарган идек инде. Ул хәзер керәшен дөньясында ниндидер бер символ буларак кулланыла, „Бәрмәнчек“ ансамблендә дә, „Бәрәкәт“ яшьләр хәрәкәтендә дә бар ул. Гомумән, керәшеннәр барлык мәдәни чараларын, диярлек, әлеге тамганы куеп уздыра. Бу юлы минем җиңелрәк, үзгә итеп эшлисем килде, — дип сөйләде Валентина Максимова.

Ике бистәр башы итеп матурлап ясалган әлеге бизәкләргә сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев