Быел республикабыз кырларында чәчү өчен орлык җитәрлек – барлыгы 366 мең тонна чәчүлек орлык бар
Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле культуралар белән 115 процентка тәэмин ителгән, дигән сүз.
“Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыкларының да җитәрлек күләмдә булуы аерым күзәтчелектә, аларны кайтарту әле дәвам итә. Барлыгы 152 мең тонна ашлама әзерләнелгән, ул бер гектар җиргә 55,1 килограммга туры килә”, – дип искәртеп үткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Злаков киңәшмә барышында.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев