Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чечняда Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан керәшен җыруы да яңгырады

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Грозныйның М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театрында аның рәсми ачылышы булды.

Тантанада Чечня Республикасы Хөкүмәте Рәисе Муса Дадаев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

Аннары тамашачылар игътибарына Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрының Әхмәт Фәйзинең «Акчарлаклар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле тәкъдим ителде.

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре параллель рәвештә Урус-Мартанның У. Димаев исемендәге Мәдәният сараенда да ачылды. Биредә Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры чыгыш ясады.

А. Шахбулатов исемендәге Чечня дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гала-концерты булды. Анда карендәшебез Татьяна Ефремова да керәшен җыруы белән чыгыш ясады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев